Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Һәр минуты кадерле мәлдә

"Актаныш" агрофирмасы районыбызда сабан культураларын чәчүгә тәүгеләрдән булып төште. Язның ел туйдырыр санаулы көннәрен кулдан ычкындырмас өчен авыл хуҗалыклары ярты ел алдан әзерләнә башлый икәне билгеле.

                                            Язгы кыр эшләренә агрофирма уңганнары 16 апрельдән керешкән.  Быел да, елдагыча чәчү һәм гомумән кыр эшләре оешкан төстә бара. 

Газинур Әхмәев, "Актаныш" агрофирмасының баш агрнономы:

1000 гектарга сабанашлык культуралары урнаштырырылды, 200 гектарда борчак, 450 гектарда арпа, 100 гектарда солы, беръеллык - 200 гектар чәчелде. Бүген-иртәгә чиратлап бодайга керәбез. Майның 1-2дә кукуруз белән көнбагыш чәчүгә кереп китү планлаштырыла.

                                            Агымдагы елда "Актаныш"лылар ашлама белән дә яхшы гына эшләгән. чәчкәнче, 1600 гектарга кулланылган. Әлегесе вакытта уҗымның соңгы гектарын тырмалап бетү барган чак. Амбарда да язгы эшләр гөрләп бара. 

                                            Гомумән алганда, актанышлылар аяз һава торышының һәр сәгате минутының кадерен белеп, чәчүне үз вакытында югары сыйфатлы итеп башкарып чыгарга ниятлиләр.  Быелгы ел сынатмас дип ышанасы килә. Бүген орлык төшкән басулардан мул уңыш алып сөенергә язсын дигән теләктә кайтыр юлга чыктык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Авыл хуҗалыгы сулышы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Авыл хуҗалыгы тармагы Юлай Низаев