Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сезнең хезмәтегез республикабыз иминлеген тәэмин итә

Бүгенге Уңыш бәйрәменә районыбызның агросәнәгать тармагында эшләүче 450 хезмәтчәне чакырылган иде. Аларның яртысыннан артыгы зур сәхнәдә бүләкләнделәр.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Гөлүс Баязитов министрлык җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән Уңыш бәйрәмендә катнашучыларга котлау сүзләрен әйтте. 

- Быел репсубликабызның аграр тармагында ирешелгән уңышлар сезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Моның өчен сезгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең хезмәтегез республикабызның чәчәк атуын һәм иминлеген тәэмин итә. Табигать катаклизмалары булуга карамастан, барлык агротехнологик таләпләрне үтәп репсубликабыз кырларында 3, 5 миллион тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов авыл хуҗалыгы үсеше өчен бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Татарстан Рсепубликасының агросәнәгать тармагындагы уңышлары аның зур дәүләт ярдәме күрсәтүе аркасында ирешелде. Актаныш районының уңышлары- алдынгыларның, хакимият җитәкчеләренең, оешма-предприятиеләр, хуҗалыкларның, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәт җимеше. 

Гөлүс Баязитов белән район башлыгы Ленар Зарипов райондашларыбызга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык —төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Мактау кәгазе тапшырдылар. Алдынгылар исемлеген тәкъдим итәбез.

1. «Актаныш» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма мөдире:
Муллаяров Вадим Тәлгат улы

2. «Актаныш» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторчы-машинисты:
Гизетдинов Ильшат Идрис улы

3. «Әнәк» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Кормаш» бүлегенең машина белән сыер саву операторы:
Хабибуллина Гөлфинә Назиф кызы 


4. «Нигез» җаваплылыгы чикләнгән җәмгытенең баш хисапчысы:
Сибгатуллина Зинира Мөдәриф кызы

5. «Актаныш» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең склад мөдире:
Хафизуллин Рәсил Рафил улы 


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык —төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:


1. «Алга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгытенең тракторчы-машинисты:
Вахитов Дәнис Мөхәмәтгавис улы

2. «Чишмә» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторчы-машинисты:
Гарифуллин Шамил Сәетгали улы

3. «Ташкын» җаваплылыгы чикләнгән җәмгытенең механизаторы:
Гимаев Дәнис Фәнис улы

4.«Әнәк» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Киров» бүлегенең ясалма орлыкландыру буенча операторы:
Сабиров Илнар Рөстәм улы

5. «Башак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгытенең тракторчы-машинисты:
Фатхулов Айдар Нәүфәл улы.

Уңыш бәйрәме турында укыгыз:

УҢЫШ-2023: Бүген Актанышның иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Район башлыгы Ленар Зарипов хезмәт алдынгыларына Россия һәм Татарстан хөкүмәте бүләкләрен тапшырды

Сезнең хезмәтегез республикабыз иминлеген тәэмин итә 

Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Симәнә әзер, терлек азыгы җитәрлек, төп җир эшкәртү тәмам- Барысы да үзебезнекеләрнең хезмәте!

Сокланыгыз авыл кешесенә! (исемлек һәм фотолар)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев