Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

УҢЫШ-2023: Бүген Актанышның иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Уңган игенчеләребезне, терлекчеләребезне, авыл хуҗалыгын әйдәп баручы җитәкче-белгечләрне бәйрәм белән котлап бүген ноябрьнең елак көзе дә көләч, ягымлы кызга әверелде.

2023 нче елның урып-җыю чорына йомгак ясап Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда  Актанышның иң уңган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды.

Кара туфрак, яшел чирәм

Алтын иген, икмәк исе

Бу- туган җир, иң кадерле,

Иң бөек һәм изге җисем.

Туган җиребезне кадерләп, уңдырышлы, кара туфрагында иген иккән механизаторларыбыз , иген уңышы өчен борчулы көннәр, йокысыз төннәр кичереп фидакарь хезмәт куйган җитәкче-белгечләребез- районыбызның горурлыгы, алар бүген сәхнә түренең күрке дә, яме дә булды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов барлык авыл хуҗалыгы алдынгыларына иң изге теләкләрен юллады:

- 2023 ел игенчеләребез өчен җиңелләрдән килмәде. Язгы чәчү кампаниясен оешкан төстә алып барсак та, явым-төшемнәрнең булмавы, яз көнне уҗымнарны кырау сугу, авыл хуҗалыгы өчен зур сынау булды. Әмма шуңа карамастан җитәрлек күләмдә терлек азыгы эзерләп, бөртеклеләрдән 84 мең тонна икмәк җыеп алуга ирештек. Уңыш язмышы комбайнчыларның һөнәри осталыгына бәйле. Бу аларның фидакарь хезмәт җимеше. Мөһим һәм катлаулы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт!- дип алдынгыларыбызга дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Районыбыз тырышларын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Гөлүс Баязитов

, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев тә ихластан тәбрикләп иң изге теләкләрен җиткерделәр, мактау кәгазьләре белән хөрмәтләделәр. 

Уңыш бәйрәмен алып баручылар - районыбызның сүз осталары Рәфидә Наҗарова белән Нур Хөсәенов ике сәгать дәвамында авыл хуҗалыгы тармагының нигезе булган авылдашларны данлау һәм мәдхия сүзләре белән  югары хезмәт уңышларына әйдәделәр. 

Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган кыр батырлары исеменә дә олы рәхмәт сүзләре белән искә алынды, аларның исән-сау туган ягыбызга кайтып яраткан һөнәрләрендә җиребезнең тоткасы булып яшәүләрен телибез. Бүгенге уңыш бәйрәменә ялдагы солдатларыбыз, аларның әти-әниләре, хатыннары, балалары да чакырылган иде.

Районыбыз җитәкчелеге бу юбатырларга, аларның гаилә әгъзаларына күчтәнәчләр тапшырды.

Хәзерге Актаныш районының игенчелек, терлекчелектәге үсеше безгә кадәр намуслы хезмәт куйган ветераннарның эшчәнлеге белән дә бәйле.

Ветераннарыбыз да бәйрәмнең күркәм кунаклары булды. Үткәннәр белән хәзергене бәйләүче бу затлы шәхесләребезне алдынгылар алкышлап сәламләде.

2023 елда хезмәт уңышларына ирешкән яшь белгечләребез әнә шула ветераннарның, бүген бар халык алдында бүләкләнгән фидакарьләрнең эшен дәвам итә. Яшьләребез ата-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең эшчәнлегенә заманча яңа рух өрә, киләчәккә кыю карый. Әнә шундый өметлеләр бүгенге Уңыш бәйрәме мизгелләрен күңелләрендә кат-кат яңартыр әле- алар да сәхнәгә чакырылып истәлек бүләкләренә лаек булды.

Бәйрәм хәтер-хатирәсе өчен фотосурәт зонасы да куелган иде. Әлеге мәйданчыкта районыбыз җитәкчеләре, белгечләре, кунаклар фотосурәткә төште. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов тантаналы чараның Актаныш игенчеләрен, хезмәт батырларын хөрмәтләүгә зур игътибар юнәлтелүен билгеләп үтте. 

Уңыш бәйрәмендә катнашучыларны районыбыз сәнгатькәрләре, "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары сәламләде. 

Бүләкләү тантанасыннан соң татар эстрадасының иң күренекле артистлары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар иҗат программаларын тәкъдим итте. 

Уңыш бәйрәме турында укыгыз:

УҢЫШ-2023: Бүген Актанышның иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Район башлыгы Ленар Зарипов хезмәт алдынгыларына Россия һәм Татарстан хөкүмәте бүләкләрен тапшырды

Сезнең хезмәтегез республикабыз иминлеген тәэмин итә 

Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Симәнә әзер, терлек азыгы җитәрлек, төп җир эшкәртү тәмам- Барысы да үзебезнекеләрнең хезмәте!

Сокланыгыз авыл кешесенә! (исемлек һәм фотолар)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев