Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Симәнә әзер, терлек азыгы җитәрлек, төп җир эшкәртү тәмам- Барысы да үзебезнекеләрнең хезмәте!

Елның нинди булуына карамастан тырышып икмәк үстергән, терлекчелек продукциясе җитештергән уңганнарыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.

Актаныш авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Әзһәм улы Салимгәрәев бүгенге уңыш бәйрәмендә үз чыгышын әнә шулай дип башлады.

-Симәнә материалы саклауга салып куелды, малларны кышлатып чыгарлык терлек азыгы әзерләнде. Киләсе елга чәчүлек җирләр әзерләп эшкәртеп куелды, төп җир эшкәртү тәмамланды. Болар барысы да шушында утырган үзебезнекеләрнең хезмәте. Сезнең хезмәтегез алдында баш иям, рәхмәтемне белдерәм, - диде Нәфис Әзһәм улы һәм бер төркем хезмәт ияләрен  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең Мактау кәгазе һәм Рәхмәт хаты белән данлады. 


Актаныш муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең Мактау кагәзе белән бүләкләнәләр:

1. «Таң» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең механизаторы: 
Абышев Слава Виталий улы;

2. «Нигез» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең склад мөдире:
Губаева Энҗе Равил кызы;

3. «Әнәк» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Киров» бүлегенең терлекчесе:
Шакиров Назил Наил улы;

4. «Башак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина йөртүчесе:
Насипов Ильвир Илһам улы;

5. «Чишмә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең операторы:
Пылев Олег Александр улы
нәфис

Актаныш муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:

1. «Нур Баян» исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең катнашма азык цехы операторы:
Ахметханов Рәвис Гавис улы;

2. «Актаныш» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторчы-машинисты:
Исламов Ильназ Ильфат улы;

3. «Әнәк» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Киров» бүлегенең ветеринария фельдшеры:
Нургалиев Ришат Юрий улы;

4. «Әнәк» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Татарстан» бүлегенең сыер савучысы:
Низамова Алсу Сәфәргали кызы;

5. «Тамыр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең хисапчысы:
Габдуллина Миләүшә Фикат кызы.

Уңыш бәйрәме турында укыгыз:

УҢЫШ-2023: Бүген Актанышның иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Район башлыгы Ленар Зарипов хезмәт алдынгыларына Россия һәм Татарстан хөкүмәте бүләкләрен тапшырды

Сезнең хезмәтегез республикабыз иминлеген тәэмин итә 

Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Симәнә әзер, терлек азыгы җитәрлек, төп җир эшкәртү тәмам- Барысы да үзебезнекеләрнең хезмәте!

Сокланыгыз авыл кешесенә! (исемлек һәм фотолар)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев