Авыл халкының тук тормышта яшәве, нигездә, мал асрау бәрабәренә бара бүген, авылда яшәүчеләр сөт тапшырып көн итә. Аларча әйтсәк, тишелгәнне ямап куярга ярап тора сөттән кергән акча.
Әмма мин сорыймын алтыны, ходай бирә яртыны, дигәндәй, бил бөгеп булса да җитеш тормышта яшәргә хыялланган халык өчен яңа "мөгез" килеп чыкты - ул да булса антибиотиклы сөтне, гомумән, тапшырырга ярамый икән. Рәсмирәк телдә әйтсәк, составында антибиотик ачыкланса, аны сөт эшкәртү предприятиесенә кабул итмиләр.
Гади халык "ярамый" сүзенең мәгънәсен вә куәтен күптән аңласа да, "антибиотиклы сөт" сүзен кабул итә алмый интегә. Авыл һавасын сулап, кое суын эчеп, хуҗасы үз куллары белән чапкан печәнне ашап өйрәнгән "май чүлмәгенең" сөтендә каян чыксын ди соң ул антибиотик?
- Сыерларны күп кенә авырулардан антибиотиклар ярдәмендә дәвалыйлар. Кан аша антибиотик сөткә эләгә. Кагыйдә буенча, мондый сөтне 20-25 көн дәвамында (монысы нинди препарат ярдәмендә дәвалауга бәйле) сөт җыючыларга тапшырырга да, үзеңә файдаланырга да ярамый. Аны хәтта хуҗалыгыңдагы кош-кортка, башка терлеккә бирү дә тыела. Антибиотиклы сөтне куллану кешедә аллергия, дисбактериоз һәм башка авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Мондый сөтне кайнату, стерильләштерү дә антибиотикларны бетерергә ярдәм итми. Озак вакыт пастеризацияләгән очракта гына антибиотикларның бераз кимү ихтималы бар. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын дисәгез, сыерларыгызны антибиотиклар белән дәвалаганда сөтен тапшырудан тыелып торыгыз һәм үзегез дә файдаланмагыз, - дип аңлатты Илгиз Нурлыгаян улы.
Шунысын да әйтеп китү урынлы, Актанышта урнашкан ветеринар лабораториядә бүгенге көндә сөтне антибиотикларга тикшереп була: моның өчен махсус тест үткәрү каралган.
Сүз уңаеннан: Таможня берлегенең "Сөт һәм сөт ризыкларының куркынычсызлыгы" Техник регламенты нигезендә дә сөттә һәм сөт ризыкларында антибиотиклар булу рөхсәт ителми.
МЕНӘ МОНЫСЫ ЯҢАЛЫК: Лейкозлы сыер сөтен "Меркурий" программасы аша сатуда кыенлыклар туа.
Лейкоз авыруына дучар булган сыерның сөтен сату өчен электрон озату документы тутырганда кыенлыклар туа. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте.
“Меркурий” системасында авыру сыерның сөте тамгалы була, кызыл белән янып тора. Бу – сөтне урнаштыруда берникадәр кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә авыру терлекләрне киметү юнәлешендә эшләргә кирәк”, - диде баш ветеринар.
Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, 1 июльдән гамәлгә керүче электрон товар озату документының лейкозлы сыерлардан арынуда да файдасы көтелә.
“Меркурий” системасы лейкозлы сыерлардан арыну өчен эшләячәк, әлбәттә, аның файдасы да булачак. Әмма 1 июльдән электрон товар озату документы гамәлгә керү белән, барлык лейкозлы сыерны тиз генә сатып бетереп булмаячак. Әлбәттә, аларны аерырга, араларга кирәк. Лейкозлы сыер сөтен аерып сатарга тиеш булабыз. Таләпләре арта. Әмма 1 июльдән барлык авыру сыерны иткә тапшырып, проблемадан котылабыз дигән сүз түгел бу”, – диде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе.
PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.
Нет комментариев