Актаныш

АКТАНЫШ ХАЛКЫ СОРЫЙ – БАШ ВЕТЕРИНАР ҖАВАП БИРӘ: Лейкоз авырулы малны көтүгә чыгарырга ярыймы?

Бүгенге көн өчен аеруча актуаль булган шушы сорау районыбызның баш ветеринар табибы Илгиз Ялаловка юлланды.

Татарстандагы шәхси хуҗалыкларда соңгы елларда иң киң таралган авыру булып лейкоз кала бирә. Актаныш районында да бар авыру сыерлар. 

Язлы-көзле ветеринария табиблары шәхси хуҗалыклардагы малларның канын алып, лейкоз авыруына тикшереп тора. Сыерда лейкоз ачыкланса, авыру терлекне көтүгә чыгарырга ярыймы соң? 

11 май көнне Актанышта үткән 24 форма киңәшмә барышында бүгенге көн өчен аеруча актуаль булган шушы сорау районыбызның баш ветеринар табибы Илгиз Ялаловка юлланды. 

-    Сәламәт мал белән авыру мал бер көтүгә йөри икән, билгеле, лейкоз йогачак. Көтүлектә йөргәндә лейкоз селәгәй, кан аша башка сәламәт малларга да йогарга мөмкин – шуны истән чыгармаска кирәк.  Авыру сыерлар өчен көтү аерым булырга, алар аерым урыннан су эчәргә, аерым тукландырылырга тиеш, - дип искәртте баш ветеринар. 


Әмма ветеринарларга колак салучылар белән бергә, аларга төкереп тә бирмәүчеләр байтак. Авыл җирлекләре бу эшне үз контрольләренә алсын иде. Без дә сезне ветеринарларның таләпләренә җитди карарга өндибез. Терлекләрнең сау-сәламәт булуы сезнең үз кулыгызда булуын онытмагыз.

P.S. Бәлки кемнәрдер әлеге авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын төшенеп тә бетмидер. Шуны исәпкә алып, без интернет киңлекләреннән әлеге мәкерле авыру хакында белешмә тупладык. 

Укып чыксагыз, комаучау итмәс: Сыерларда лейкоз авыруы - ул яман шеш белән төгәлләнгән йогышлы хроник чир. Икенче төрле әйткәндә, мөгезле эре терлекләрдә РНК вируслары китереп чыгарган кан рагы. Әлеге вирус кандагы лейкоцитларны (ак кан тәнчекләре) зарарлау белән дә куркыныч, бу очракта алар күпләп үрчи. Һәм шул рәвешле организмның лейкоцитлар тәэсирендә эшләүче төп функциясе - иммун системасы бозыла. Хайван организмы йогышлы авыруларга тиз бирешүчәнгә әйләнә. Лейкоз вирусы күзәнәк эченә үтеп керә һәм тирән йогынты ясый. Әгәр ул терлек организмының эчке күзәнәгенә кереп урнаша икән, аны инде бернинди дару препараты белән дә чыгарып булмый. Лейкоз вирусы бозау организмына плацентар киртә аша үтеп керә - авыру сыердан чирле бозау туа.

Еш очракта авыру сыерларны көтүдә йөрткәндә, ветеринария манипуляцияләрен (укол кадаганда, анализга кан алганда, борынга фиксация ясаганда) үтәгән вакытта йога. Канэчкеч бөҗәкләр аша, каплату чорында да авыру йоктыру очраклары билгеле.

Кызганыч, әмма бүгенге көндә бу авыруга каршы куллану өчен бернинди дару да, вакцина да юк. Лейкозга каршы көрәш беренче чиратта терлектән тикшерү өчен кан алу һәм аны изоляцияләү белән чикләнә.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: