Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сыек ашлама белән тукландырабызмы?

Безнең Актаныш районында авыл хуҗалыгы үсешенә зур игътибар юнәлтелә: эш башлаучы фермерларга ярдәм итүдә программалар эшли, авыл хуҗалыгындагы җирләрнең уңдырышлыгын саклау буенча эш алып барыла.

                               Сыек ашлама–заманыбыз куйган таләп дисәк тә, ялгышу булмас, мөгаен. Бүген районыбызның технология техникумында авыл хуҗалыгы тармаклары җитәкчеләре, директорлары һәм баш агрономнары катнашлыгында язгы кыр эшләренә әзерлек уңаеннан укулар булды.

                               Спикер буларак чыгыш ясаучы, “МАСТЕРКАС” җәмгыяте мөдире–Хәмис Мөхәммәтгалиев “Сыек ашламалар куллану, аларның нәтиҗәләре” турында тасвирлап сөйләп узды, презентация тәкъдим ителде.

Хәмис Альберт улы:

Реклама

 

Без коры ашламаларны җебетеп, сыек итеп бирү кебек яңа ысул кертәбез. Ул “Nagro” идеясы булып тора. Эффектлыгы 40% алып 80% кадәр күтәрелә хәтта.

 

                               Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан авыл хуҗалыгының фидакарь агрономнары һәм белгечләре өчен бу ысул–зур табыш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Авыл хуҗалыгы сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Авыл тормышы Актаныш хәбәрләре Авыл хуҗалыгы тармагы