Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Такталачык эшсөярләре

Такталачык элек-электән күренекле шәхесләр биргән данлыклы төбәк санала. Авылда калучылары да җитеш тормышта яшәргә омтыла. Матур йортлары, бизәкле капка-коймалары аларның эшчәнлеген, тырышлыгын гына түгел, ә эчке халәтен, рухи байлыгын чагылдыра. Декабрь ахырында биредә районның барлык авыл җирлеге җитәкчеләре катнашында семинар үткәрелде. Мөгезле эре терлек асрауга йөз тоткан дүрт гаилә белән таныштылар. Ихата-курасы нык, мал-туары ишле булу өстенә, йортлары да караулы, төзек, заманча бизәлеш алган.

 

– Терлекле йорт – сыйлы йорт. Көр малларына гына түгел, яшәгән йортларына да игътибар итегез, терлекчелекнең шәхси хуҗалыкта файдасы зур аның. Тырышлык юкка китми, – дип, район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова төп игътибарны берничә юнәлешкә юнәлтте.

Такталачыкта, шәхси хуҗалыгында сыер санын күбәйтүне күздә тотып, дәүләт программасына мөрәҗәгать итүчеләр артканнан-арта бара. Тынгысызлар вакытын да таба, хосусый эшчәнлеген дә үстерә. Риналь Фәхриев бер айны – Себердә, икенче айны үзенең тракторы белән җирлектә, “Актаныш” агрофирмасында үткәрә. Әнәс Хәсәновның хезмәте – “Таң” хуҗалыгында. Данияр Юнысовны тирә-як авылларда оста куллы һөнәр иясе буларак беләләр, чакыралар. Мал-туар яратулары – аларның уртак сыйфатлары. Гаиләләре белән аңлашып яшәүләре дә шушы мавыгуларын үстерүгә этәргеч бирә.

– Бер сыер белән башлаган идек, хәзер инде унга җитте. Сөтчелек белән шөгыльләнәбез, көн дә “Таң” хуҗалыгына 70-75 литр сөт тапшырабыз. Яшәргә тырышабыз, – диләр Әнәс һәм Гөлсия Хәсәновлар.

Алар 2015 елда ук дәүләт программасында катнашып, 200 мең сум субсидия алган. Мөгезле эре терлек санын шактый арттыруга ирешкәннән соң, вакыт ягы кысынкы, тик тормышлары яхшырган. Алга зур максатлар куеп, армый-талмый дөнья көтәләр. “Киләчәктә дә шушы югарылыктан төшеп калмаска иде. Таналар алырга исәпләп торабыз, ничек килеп чыгар?” – диләр.

Риналь һәм Гөлчәчәк Фәрхиевләр мини-ферма программасына әле быел гына килеп кушылган. 200 мең сумлык субсидия аларның мөгезле эре терлекләрен ишәйтүгә ярдәм иткән. Ә продукция сатып керткән акчаның урыны табылып тора. Күптән түгел ишегалларында бер трактор барлыкка килгән. Һәм гаилә башлыгының “уң кулына әверелгән”.   

– Өйләнешкән елны ук терлек абзары төзи башладык без. Исәбебез – мал асрап яшәү. Авыл тормышы шуның белән ямьле, – диләр алар.

Риналь һәм Гөлчәчәк Фәрхиевләрнең ихатасында бүген 6 сыер асрала.

Данияр һәм Гөлләрия Юнысовлар да оптимистик рухтагы, авыл җанлы кешеләр булып чыкты. Аларның сыер торагы үрнәк итеп күрсәтелде. Чөнки мондагы бөтен җиһазларга, сөт саву залына Данияр Юнысовның үз кул җылысы салынган. Иске торакка почмак сугарга дип кенә башланган ниятләре кыш чыкканчы үзгәреп, күңелләренә яңа уйлар кереп оялаган.

– Бер дәфтәр алдык та, проект сызымнарын ясадык. Июнь аенда төзелешне башлап, гыйнварда маллар керерлек итеп, терлек торагын сафка бастырдык. Нәселле таналар алып кайттык, сыер санын арттыруга ирештек. Мини-ферма программасында катнаштык. Дәүләттән 400 мең сумлык субсидия безгә быел бирелде. Киләчәктә савым сыерын уннан да киметмәскә исәп тотабыз. Ит һәм сөт юнәлешен параллель рәвештә алып барырга уйлыйбыз, – диләр эшсөяр Юнысовлар.

Малларның холкын яхшы белгән кешегә терлекчелек белән шөгыльләнү җиңел – 1996 елгы Риман Хановның фикере шундый. Яшьлек хыялларына бирелеп, бәхет эзләп, читкә чыгып китмәгән егет. Авылының чып-чын патриоты.

– Сыерлар, үгезләр асрыйбыз, киләчәктә дә авылда яшәргә телим, – ди ул.

Әти-әнисе Рим һәм Рәмилә Хановларның мини-фермасы 2015 елда сафка баскан.  Икедән башлап, бишкә җиткереп, сыер санын арттырганнар. Зур гына умарталыклары да бар икән әле.  Ә уллары Риман Ханов атларны бик нык ярата. Ел саен ат чабышларында катнаша, район ярышларында призлы урыннар яулый. Дүртөйледә, Чаллыда да беренчелекне алган. Республика чемпионы дигән дәрәҗәсе бар.  

Семинарның икенче өлеше Такталачык мәдәният йортында анализ ясау, планнар билгеләү рәвешендә дәвам итте.

2018 елда районда – 31, 2019 елда 39 гаилә мини-ферма программасында катнашты. Такталачыкта андыйларның саны – 6.

– Күп мал алдың да, шулар арасына кереп баттың түгел, күпмедер дәрәҗәдә икътисадый белем дә кирәк. Безнең бурыч – шундый кешеләрне эзләп табып, 2020 елда да максатчан программаларда катнаштыру, халыкның яшәү рәвешен яхшырту. Сөт сату бәясе стабильләште, ул киләчәктә дә безнең контрольдән төшмәячәк, – диде Рәйхан Галимҗанова.

– Җирлектә халык, Аллага шөкер, тынычлыкта яши. Үз эшчәнлеген җәелдерүчеләр, район үзәгенә, читкә, Себер якларына китеп хезмәт куючыларыбыз күп. Биш-ун елдан авыл тормышы ничек булыр дигән сорау да, әлбәттә, борчудан туктамый. Эш юклыктан зарланалар. Бәлки бу урынлы да түгелдер. Мини-фермалар кебек дәүләт ярдәмнәре киләчәккә өмет уята, – ди Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров.  

Җирлектә иң авыр мәсьәлә – су проблемасы.

– Кичә генә бер аварияне төзәткән идек, кичкә икенчесе килеп чыкты. Ремонт бригадасын көтәбез. “Теплосервис”ка карап торыш. Алар барлык авылларга да берьюлы җитешә алмый, чакырулар байтак. Су трассалары җитмешенче елларда салынган, торбалар тишелергә генә тора. Яңага алыштырып бетерергә кирәк. Бу мәсьәләдә район җитәкчелегеннән ярдәм сорыйбыз.

Икенчесе – юллар.

– Түмерҗәдәге бу проблемадан авыл халкы инде кайчаннан бирле газап чигә. Ләкин әле ул алдагы еллар планында күренми. Клублары җимерек. Бәйрәм чараларын үткәрү мөмкинлеге юк. Бу мәсьәләне дә дәүләт яклавында чишәргә кирәк.

– Сөт саву аппаратлары белән ярдәм итүне сораган үтенечләр дә игътибарсыз калмасын иде. Бер кешегә бирелгәч, башкалар да көтеп тора.

Марс Тимерхан улының сүзләрен авыл активистлары да ялгап алды. Алар клубта үткәреләчәк чаралар турында сөйләп таныштырдылар. Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” әсәре сәхнәләштерелгән. Башка төр уйлары да бар.

– Такталачык авыл җирлегендә ике ел элек өр-яңа җәмәгать үзәге төзелде. Җылы, якты, нурлы. Халык өчен мәдәни чаралар даими үткәрелә. Китапханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен ике кызыксыну клубы эшли. Әдәбият һәм сәнгатькә билгеле шәхесләребез бик күп. Түмерҗәдән Мөхәммәтгали Арсланов, Такталачыктан Гөлназ Фәхразыева, Мөхтәр Мутин, Фәйрушиннар, Хәмит Раянов – саный китсәң, бик күп. Алар үрнәгендә театр юлын сайлаучы яшьләребез бар. Рәмилә Шәймәрдәнова сәнгать юнәлешендә укып хезмәт итә. Авылыбыз кешеләре шундый иҗади рух белән хезмәтне бергә бәйләп яшәргә гадәтләгән, бу хис киләчәк буында да дәвам итәр, – ди китапханәче Гөлләрия Гайсина.

         

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев