9 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
"Улыбызның гәүдәсен кайтарырга ярдәм итегез!"
Янә Башкортстан солдаты вафат булды.
-
Татарстан халкын җирле узидарә органнары җитәкчеләрнең эшен бәяләргә чакыралар
Сораштыру аноним булачак. Аның нәтиҗәләре җирле узидарә органнары эшчәнлеген яхшыртуга юнәлтеләчәк.
-
Татарстанда ата-аналар балаларын мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак
Февраль аенда гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу башлана.
-
Такталачык эшсөярләре
Такталачык элек-электән күренекле шәхесләр биргән данлыклы төбәк санала. Авылда калучылары да җитеш тормышта яшәргә омтыла. Матур йортлары, бизәкле капка-коймалары аларның эшчәнлеген, тырышлыгын гына түгел, ә эчке халәтен, рухи байлыгын чагылдыра. Декабрь ахырында биредә районның барлык авыл җирлеге җитәкчеләре катнашында семинар үткәрелде. Мөгезле эре терлек асрауга йөз тоткан дүрт гаилә белән таныштылар. Ихата-курасы нык, мал-туары ишле булу өстенә, йортлары да караулы, төзек, заманча бизәлеш алган.
-
Төньяк урамы белән Баян Дәүләтов урамы киселешендә юл-транспорт һәлакәте
Төньяк урамыннан хәрәкәт иткән җиңел автомобиль ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән
-
Яллардан соң эшкә ничек чыгарга?
Бездә актив ял итүчеләр сирәк. Яңа ел яллары вакытында күпләр буш вакытын өйдә табын янында, караватта уздыра. Нәтиҗәдә, режим бозыла, кеше эшсезлектән күңел төшенкелегенә дә бирелергә мөмкин. Эшкә дә чыгасы килми башлый.