Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстанның бер районында 5 000 баш дуңгызны юк итәчәкләр

Шушы көннәрдә Спас районының Приволжский бистәсендә африка дуңгыз чумасы чыганагы табылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу афәт Югары Ослан районында да теркәлгән.

Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе мтабугат үзәге хәбәр иткәнчә,  Сергей Пашковның крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә үлгән өч баш дуңгызның материал пробаларында шул авыру ачыкланган.

Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе, республикада дуңгызларның Африка чумасы буенча эпизоотик вазгыять уңай түгел, дип кисәтә. 

Аны йоктыру сәбәпләре һәм чыганагы турында әлегә берни билгеле түгел. Спас районындагы хәл буенча да яңалыклар юк. Моның белән тикшерү комитеты шөгыльләнә. 

Реклама

Югары Ослан районы газетасы язганча, аучылар һәм җирле халык әйтүенчә, урманнарда берничә тапкыр үлгән кыргый кабаннар күренгән, дип сөйләшүләр инде ике атнадан артык бара. Пашков фермасында дуңгызларның баш саны 5000 башка җиткән булган, әмма алар тулысынча юкка чыгарылырга тиеш. 
Карантин йоктыру учагыннан 5 чакрым радиуста кертелә. Бу зонага Федяево, Кильдеево, Харино, Коргуза, Уланово, Русское Макулово торак пунктлары керә. 

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев