13 август 2022 яңалыклары
-
Бәхетләрен авылда тапканнар
Соңгы елларда “Нигез” хуҗалыгына яшьләр кайта башлады. Алар – хуҗалык стипендия түләп укыткан белгечләр.
-
20 августтан 20 сентябрьгә кадәр балалар куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелә
Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге төп чаралар планы төзелде.
-
Татарстанның бер районында 5 000 баш дуңгызны юк итәчәкләр
Шушы көннәрдә Спас районының Приволжский бистәсендә африка дуңгыз чумасы чыганагы табылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу афәт Югары Ослан районында да теркәлгән.
-
БЕЗНЕҢ РЕПОРТАЖ: Илшат Измайловның якты истәлегенә багышлап тактаташ куелды
Бүген ул яшәгән йортның тирә-юнендә район үзәге халкы, аны белгәннәр, хөрмәтләгәннәр җыелган иде. Алып баручы Алмазия Хаҗиева хәтер микрофонын Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыевага тапшырды.
-
АКТАНЫШ КАДЕРМӘТЕНДӘ: Әфганчы егетнең истәлеге мәңгеләштерелде(+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Иске Кадермәттә бүген райондашыбыз Газим Гомәров истәлегенә. үзе яшәгән йортына тактаташ куелды. Биредә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икүтисад буенча урынбасары Лина Сираева, районыбызның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, Әфган һәм Чечен сугышлары хәрәкәте вәкилләре, яугирның якыннары, туганнары, авылдашлары катнашты.
-
БЕЗНЕҢ РЕПОРТАЖ: Бүген Актанышта физкультурачылар көне уңаеннан райондашлар хөрмәтләнде(фотолар+бүләкләнүчеләр)
Актанышта Физкультурачылар көне Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда зурлап билгеләп үтелде. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов спорт сөючеләребезне тәбрикләде. Республика, Русия ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясаучы спортчылар да, спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә, тренерлар, спорт ветераннары – гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы актанышлылар җыелды.
-
ӘЙ, ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ: МӘХӘББӘТ МИҢА СУЛАР ҺАВА УЛ! (3)
"Актаныш-информ" журналистлары язмышларын тезгенләп тоткан райондашларыбызның гомер юлларын сүтә. Безнең сайтны, "Актаныш-информ" социаль челтәрләрен карап барыгыз. Беренче язмышыбыз сурәтләмәсе- ерак Тыва якларында гомер кичерүче Актаныш кызы Лилия Лазарева-Гыйльмуллина турында.
-
Әтием – сугыш ветераны, орден кавалеры
Әтием Хаҗиәхмәт Галиәхмәтов – сугыш ветераны. Ул мәктәптә хәрби җитәкче булып, хезмәт юлын башласа да, бар гомерен диярлек сәүдә системасына багышлады.
-
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар ЗАРИПОВ райондашларны физкультурачылар көне белән котлады
13 август – Физкультурачылар көне Мөхтәрәм физкультурачылар! Бу көн – һөнәри спортчыларның гына түгел, ә физкультура һәм спортны яраткан һәркемнең бәйрәме.