Актаныш

ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ТАРМАГЫНДА: Актанышта савымчылар бәйгесе үтте (+ БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Актаныш районында быел да савымчылар ярышы киң масштабда оештырылып, бәйге үзенә җитмештән артык һөнәр остасын җыйды.

Бүген савымчылар белән беррәттән үз осталыкларын лаборантлар, технологлар, зоотехниклар да сынады. Быел ветеринар табиблар да район терлекчеле өлкәсендә мөһим булган бу ярышта тәүге тапкыр катнашып, үз хезмәтләренә тиешле бәя алды. 


Дүрт дистә елдан артык үткәрелеп килүче савымчылар бәйгесенең хәзер инде үз исеме, үз йөзе, үз җиңүчеләре бар. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә төп көч булып торучы сыер савучы, терлек караучы һәм башка хезмәткәрләрнең һөнәри осталыкларын арттыру, әлеге хезмәтне пропагандалау, иң яхшы эшчеләрне ачыклау максатыннан оештырылып килүче  чараның әһәмиятен катнашучылар үзләре дә яхшы белә. Ярышу гына дип кабул ителми ул районда, ә,бәлки, күрешү,сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу,яңалыкка өйрәнү мәйданчыгы да булып тора.


43 еллык тарихка ия ярыш быел да олы бәйрәмгә әверелде. Актаныш районы хуҗалыкларын “аякка бастырган” чара “Ташкын” җәмгыятенең җәйге лагерендә узды. Табигатьнең матур бер почмагындагы мәйдан ерактан караганда Сабантуйны хәтерләтә төсле иде:  аланда мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт бара, аш-суның да тәмле исе таралган, беркадәр дулкынлану белән бәйгедә катнашучылар биремнәрне чишә, теоретик һәм практик күнекмәләрен сыный. Аларның эшен исә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров башлыгындагы комиссия бәяли.


Савымчылар тизлеккә сөт саву аппаратын сүтеп җыйдылар, биредә шулай ук  аппарат белән эшләү тизлеге, савым технологиясенең үзләштерелүе тикшерелде. Бәя биргәндә савылган сөтнең сыйфаты да исәпкә алынды.


Лаборантлардан да  бүгенге бәйге шактый белем, тәҗрибә, күнекмә таләп итте. Махсус җайланмалар ярдәмендә алар  сөтнең сыйфатын, майлылыгын, тыгызлыгын һ.б. тикшерделәр, имтихан сорауларына җаваплар бирделәр. 


Технологлар исә урында ук ясалма орлыкландыру буенча лаборатор эшләр уздырдылар. Технологлар теорияне һәм лаборатор эшләрне яхшы белүдән тыш, үз белемнәрен практикада да расларга тиеш булды. Алдан әзерләнгән сыерлар ясалма формада орлыкландырылды. 


Хуҗалыкларның баш ветеринар табиблары да бүгенге бәйгедә белемнәрен генә сынап калмадылар, ә күнекмәләрен дә ныгыттылар. Мал авыруларын булдырмый калуга юнәлтелгән теоретик белемнәр күрсәтмә өйрәнүләр белән үрелеп барды. Тояк авыруын дәвалау буенча махсус белем-күнекмәләр бирелде.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров бәйгедә катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде. Җитәкче шулай ук “Нур”, “Ташкын”, “Саф”, “Наратлы” хуҗалыкларында мондый бәйгеләрнең җәмгыять эчендә үткәрелүен дә билгеләп үтте. Ягъни алар районкүләм бәйгегә ныклы әзерлек белән килгән. 


Шул ук вакытта бүгенге чарада катнашмаган хуҗалыкларны да аерым атады Айдар Әнвәр улы. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта, СПСК “Агыдел”дә әллә уңган савымчылар, башка төр белгечләр юкмы? Районкүләм бәйгедә “Актаныш” агрофирмасы, “Нигез”, “Эконом”, “Саф” хуҗалыкларының зоотехниклары да күренмәде...


Айдар Мирхәйдәров бәйге барышында  авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә олы рәхмәтен белдерде, бүгенге көндә актанышлыларның тулаем 190  тонна сөткә чыгуларын да зур горурлык белән хәбәр итте ул. Әмма Актаныш үз алдына тәүлеклек 200 тонна сөт савуны максат итеп куя. 


-    Иң мөһиме, шушы күрсәткечкә җитү һәм тора-бара аннан да югарырак нәтиҗәләргә ирешеп, бу санга кире әйләнеп кайтмау! -  дип искәртте ул бу уңайдан. 

Чара ахырында исә нәтиҗәләр ясалып,җиңүчеләр билгеләнде. 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: