Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ: Савымчылар арасында "абсолют җиңүче" титулы кемгә бирелде? (+ ФОТОЛАРДА - БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Җиңүчеләрне Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрик итте. Аларга Мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре, акчалата премияләр тапшырылды.

Актанышта үткән савымчылар бәйгесенең  нәтиҗәләре көннең икенче яртысында гына билгеле булды. Быел савымчылар арасында абсолют җиңүче титулына “Чишмә” хуҗалыгыннан Ландыш Вәлиева лаек булды.


35 яшьтән өлкәнрәк савымчылар арасында беренче урынга “Башак” хуҗалыгыннан Альбина Муллахмәтова чыкты, икенче урынны  “Чишмә”  агрофирмасыннан Илгизәр Сәлимгәрәев яулады, өченче  урында – “Нур” хуҗалыгыннан Гөлсинә Хөсәенова. 


35 яшькә кадәр савымчылар арасында беренче урынга  “Чишмә”  агрофирмасыннан Алия Галиева лаек булды. Икенчелек “Башак”тан Гүзәл Әхмәтовада, җиңүчеләр өчлеген “Нур” хуҗалыгыннан Алинә Булатова йомгаклады. 


Лаборантлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1.Гөлфинә Ибраһимова (“Ташкын”). 2.  Гөлгенә Гайнетдинова (“Әнәк” агрофирмасы). 3. Алсу Сибгатуллина (“Саф” хуҗалыгы).


Зоотехниклар арасында җиңүче дип Фәнисә Низамова  (“Чишмә” хуҗалыгы)  танылды. Икенче урында - “Ташкын” хуҗалыгыннан Ирек Хәйриев,  өченче урында - “Әнәк” агрофирмасыннан Әбелкаис Галимов. 


Технологлар арасында җиңүчеләр өчлеге түбәндәгечә биргеләнде: 
1 урын – Азамат Ибраһимов (“Чишмә” агрофирмасы)
2 урын – Тәбрис Фәттахов (“Әнәк” агрофирмасы)
3 урын – Алмаз Гайнанов (“Нур” хуҗалыгы)

Ветеринар табиблар арасында җиңүче булып “Тамыр” хуҗалыгыннан Әлфәрит Харисов танылды.Икенче урынга “Саф” хуҗалыгыннан Гөлнар Зарипова лаек булды. Өченче урын “Башак”тан Лилия Гыйлфановага бирелде.


Җиңүчеләрне Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрик итте. Аларга  Мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре, акчалата премияләр тапшырылды. 


Чара кысаларында, гомуми нәтиҗәләр буенча, җиңүче  хуҗалыклар да билгеләнде. 
Беренче урында – “Чишмә” хуҗалыгы
Икенче урында – “Әнәк” агрофирмасы
Өченче урында – “Ташкын” хуҗалыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев