Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Уңганнар муллыкта яши

2015 ел "Әнәк" агрофирмасы өчен авыр һәм шул ук вакытта уңышлы ел булды, дип әйтә алабыз. Хуҗалык район хуҗалыклары икътисадының 25 процент күрсәткечен тәэмин итә. - Зур уңышларга ирешүдә турыдан-туры катнашучы үзебезнең җитәкчеләргә, хезмәтчәннәребезгә, бергә кулга-кул тотынып эшләүче партнерларыбызга, ашлама, агу-химикатлар, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр белән тәэмин итүчеләргә, транспорт хезмәте,...

2015 ел "Әнәк" агрофирмасы өчен авыр һәм шул ук вакытта уңышлы ел булды, дип әйтә алабыз. Хуҗалык район хуҗалыклары икътисадының 25 процент күрсәткечен тәэмин итә.
- Зур уңышларга ирешүдә турыдан-туры катнашучы үзебезнең җитәкчеләргә, хезмәтчәннәребезгә, бергә кулга-кул тотынып эшләүче партнерларыбызга, ашлама, агу-химикатлар, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр белән тәэмин итүчеләргә, транспорт хезмәте, элеватор хезмәте күрсәтүчеләргә, шулай ук сөтне, итне, икмәкне сатып алып, үз вакытында түләүчеләргә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм, - дип башлады үзенең чыгышын агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев.
17 авылны берләштергән хуҗалык карамагында 20394 гектар җир, шулар эченнән 17846 гектары сөрем җире, 3751 баш мөгезле эре терлек бар. Хуҗалыкта 353 кеше хезмәт куя. Хуҗалыкның икътисади тотрыклылыгын аның акча кереме билгели. Узган елда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм башка төрле хезмәт күрсәтүдән барысы 579 миллион 524 мең сум акча кергән. Шуның эченнән игенчелектән - 259 миллион 261 мең сум (барлык акча кеременең 44 проценты), терлекчелектән 187 миллион 777 мең сум (32 процент) тәшкил иткән. Саф табыш 58 миллион 982 мең сум булып, рентабельлелек 12,5 процент булган.
- Икътисадның һәрбер тармагы җитештерелгән продукцияне үз вакытында сату һәм табыш алу максатын күздә тота, - дип дәвам итте үзенең чыгышын Фарис Гаяз улы. Чыннан да, һәр тармакка аерым тукталып тормастан, шуны гына да әйтү җитә: авыл хуҗалыгының төп күрсәткече булган бер гектар сөрем җиренә акча кереме узган ел 32719 сум тәшкил иткән. Районның уртача күрсәткеченнән 9306 сумга, ягъни 28 процентка артык булган. Хезмәт җитештерүчәнлеге дә елдан-ел арта. Бер кешегә акча кереме 1566 мең сум, районның уртача күрсәткеченнән 566 мең сумга артык. Шулардан чыгып, уртача хезмәт хакы да бер кешегә 18216 сум тәшкил иткән, районда шулай ук иң югарылардан булып тора. Болар барысы да экранда яктыртылып барды. Гомумән алганда, хуҗалык районда алдынгылар сафында барса да, әле файдаланып бетмәгән резервлар барлыгы да, булган кимчелекләрне вакытында бетереп барганда тагын да зуррак уңышларга ирешү мөмкинлеге дә әйтелде чыгыш ахырында.
Агрофирманың профсоюз комитеты рәисе Айзат Фазуллин үз чыгышында күмәк килешүнең бар пунктларына да тукталып анализлады. Үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән күмәк килешү янәдән бертавыштан кабул ителде.
Үзгәрешләр һәм өстәмәләргә килгәндә, җыелышта катнашкан ТР профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева да үз чыгышында боларны ассызыклап үтте. Чыннан да, узган елның ноябрь аенда кабул ителгән ТР Президенты Указы эш бирүчеләргә һәм профсоюз комитетларына күмәк килешүләр төзүдә зур бурычлар йөкли. Указның кабул ителүенә өч ай да вакыт үтмәде, аның урыннарда ничек кабул ителүе, үтәлеше барышы белән югары оешмалар тарафыннан кызыксына башлау бу Указның нинди әһәмияткә ия икәнлеген күрсәтә. Шуның өчен дә һәр оешма-предприятие, учреждение һәм һәр хуҗалыкта эш бирүче белән эшчеләр арасында, алар исеменнән профсоюз комитетлары арасында эшебез һәм яшәешебезнең бөтен нечкәлекләрен үз эченә алган күмәк килешү төзелергә тиеш. Моңа Татьяна Васильева да аеруча басым ясап үтте һәм, чыгышын тәмамлап, профсоюз белән күпьеллык актив эшчәнлеге өчен агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиевкә ТР профсоюзлар федерациясе тарафыннан белдерелгән Рәхмәтен тапшырды.
Җыелышта катнашкан район башлыгы Фаил Камаев, "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев үз чыгышларында районда һәм республикада булган яңалыкларга, үзгәрешләргә тукталдылар, шулай ук хуҗалык эшчәнлегенә югары бәя биреп, алга куелган зур бурычларны үтәп чыгуда уңышлар теләделәр.
Илшат Шәех улы агрофирмага халыкара икътисад рейтингы буенча Идел буе Федераль округы предприятиеләре арасында беренче урынны алган өчен "2015 ел предприятиесе", ә директорына "2015 елның иң яхшы җитәкчесе" дигән сертификатлар тапшырды.
Җыелыш ахырында карар кабул ителде, район алдынгылар слетында хуҗалыктан 26 кешенең бүләкләнүен дә искә алып, үзләрендә тагын бер йөздән артык кешегә акчалата премия тапшырылды һәм зур концерт күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев