Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

УҢЫШ-2019: Актаныш районында 22 августка башкарылган эш күрсәткечләре

Көнне төнгә ялгап хезмәт куйган игенчеләребез экватор сызыгына якынлаша.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча 22  августка районыбыз кырларында тиешле мәйданнарның 48 процент күләмендә урып-җыю эшләре башкарылган.  Барысы 24917 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынган. 

Шуның эченнән арыш – 1200, көзге бодай – 3400, арпа – 13000, язгы бодай – 1700, борчак – 3817, солы – 1600, карабодай 200 гектарда егылган. Барысы 20250 гектар мәйданда бөртеклеләр суктырылган. Арыш – 1150, көзге бодай – 3250, арпа – 10200, язгы бодай – 1500, борчак – 2800, солы  – 1200, карабодай 150 гектарда. Әлегә тулай җыем 81050 тонна тәшкил итә. Шуның эченнән арыш –3680, көзге бодай – 15600, арпа – 43860, язгы бодай – 4500, борчак – 8820, солы –  4320, карабодай 270 тонна. Бер гектарга уртача уңыш  – 40  центнер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев