Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

УҢЫШКА ТАБА БЕР АДЫМ: Актаныш районында кооперативлар барлыкка киләчәк (ФОТОЛАР ДА БАР)

5 февраль көнне  Актанышта авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлек алып баручылар файдасына тагын бер мөһим адым ясалды.

 Бу - район башлыгы Э.Н. Фәттахов инициативасы белән гамәлләштерелгән очрашу-киңәшмәдә туган фикер. Актаныш районында кооперативлар оештыруга багышланган чарага авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары чакырулы иде. Анда сүз авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын төзүдә һәм үстерүдә мәгълүмати-консультация ярдәмен күрсәтү, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кооперативлар оештыру нигезләре турында барды. 

Кооперативлар шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларны, фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә, үзләре җитештергән продукцияне сату өчен мөмкинлекләр булдыра. Бүген кооперативлар оештыру - ил, республика җитәкчелеге таләбе дә, чөнки мондый хуҗалык итү формасы ил икътисады үсешендә өстенлекле ун юнәлешкә керә. Кооператив – берничә эшмәкәрнең ирекле рәвештә берләшеп, эшне бергәләп башкаруы. Андыйлар саллы табыш ала. Актаныш районында шундый кооперативлар булса, без үзегез җитештергән продукцияне сатуда бернинди авырлыклар кичермәскә тиеш. 

Һәркемгә мәгълүм, Актаныш районда шәхси эшмәкәрлек хәрәкәтен үстерүгә игътибар бик зур. Фермер хуҗалыкларын оештыручылар дәүләт ярдәменә таяна. Районда күпләп МЭТ асраучы шәхси хуҗалыклар да шактый. Алар берләшеп кооператив төзесә, үзләре җитештергән продукцияне сату буенча проблеманы хәл итәрләр иде. 

Очрашуда Казан кооператив институтының бухгалтерлык исәбе һәм финанс кафедрасы мөдире Илһамия Миннәхмәтова чыгыш ясады. Ул залда утыручыларга авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме, продукцияне зур сәүдә челтәренә чыгару мөмкинлеге, кооператив оештыру вакытында юридик һәм финанс ярдәме күрсәтү турында хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча ярдәмче программа, грант ярдәме, субсидияләр хакында да аңлатылды. 

Һәр авылда кооператив төзелеп, алар шәхси хуҗалыкларга төрле яктан хезмәт күрсәтеп, арткан продукцияләрен кабул итеп сатуны оештырганда бу иң яхшы вариант булыр иде. Бу уңайдан Чалманарат авыл җирлеге башлыгы К.С. Әхмәтов та сүз алды. Бүген әлеге җирлектә кооператив төзү өчен мөмкинлекләр җитәрлек,иң мөһиме – терлек асраучылар, эклогик чиста продукция җитештерүчеләр шактый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев