Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ЯШӘЕШ: Тырманы – көздән

Авыл хуҗалыгында бүгенге көндә техника ремонты төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Юкка гына арбаны – кыштан, чананы – җәйдән, димиләр.

“Нур” хуҗалыгында да әлеге әйтемне истә тотып, эш оештырганнар. Шоферлар, механизаторлардан торган ремонт бригадасы төзеп, техниканы үз вакытында төзәтеп бетерү өчен ныклы хәрәкәт бара. 


Көзге кыр эшләре тәмамлануга, хуҗалыкның барлык техникасы да саклауга куелган. Комбайннарның берничәсе остаханә эченә, калган икесе техникум базасына кертелгән.
– Аларның барысына да дефектовка үткәрелде. Кирәкле запас частьларга заявкалар бирелде, – дип, эш барышы белән таныштырды хуҗалыкның баш инженеры Марсель Шәмсегалиев. – Техниканы саклауга куйган вакытта тәгәрмәчләрен акка буяп, күтәртеп, эчкә кертелергә тиешле детальләрен салдырып, шлангларын урап куйдык. 

Илнар Шәйгәрдәнов, Рузил Вәлиев, Айдар Сафин тырышлыгы белән барлык 110 тырма да төзекләндерелеп, буяп  куелган. Узган атнадан әлеге егетләр культиваторларны ремонтлый башлаган. Аның икесен төгәлләү алдында. Тагын бишәү кала, диделәр. Дилүс Басыйров, Шәйхенур Шәйдәүләтов, Разил 
Гыйздәтуллин, Фәнил Ганиев чәчкечләрне ремонтлыйлар. Икесен инде тәмамлау алдында. Тагын өч чәчкечне төзәтәселәре кала. 

– Чәчкечләрне ремонтлау буенча вакытына сыешабыз. Запас частьларга тоткарлык юк. Эшләгән техника туза инде. Шуңа һәр детален җентекләп күздән кичереп, төзәтәсен төзәтәбез. Алыштырасын алыштырып куябыз. Бер чәчкечне ремонтлау өчен якынча бер атна вакыт кирәк, – ди Фәнил Ганиев. 

Егетләргә эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Тимерче Айдар Сафин, эретеп-
ябыштыручы Айзат Хәбетдинов 
кирәкле детальләрне кырып, ябыштырып торалар. Егетләр эшкә тоткарлык ясамый. Айзат машина-трактор паркы мөдире вазифасын да үти. 

– Остаханәдә киенеп-чишенү өчен җылы бүлмә булдырылган. Эшли торганы якты. Остаханәнең түбәсеннән су үтә иде. Быел аны да яңартып яптык. Егетләр тырыш. Аларга техника ремонтына түләү тәртибе турында ныклап аңлатылды. Тырма ремонтын төгәлләдек. Культиваторларны да ноябрь аенда төгәлләрбез дибез, – ди Айзат Хәбетдинов. 

Аларның бар максаты, техника ремонтын тиешле вакытка төгәлләп, яз көне техника ремонты буенча комиссия тарафыннан уңай бәя алу. Шушы тырышлык белән эшләсәләр, моңа өмет зурдан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев