Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы басу эшләренә дә күп вакыт калмады...

Авыл хуҗалыгы тармагында кызу мәл–иксез-чиксез басуларыбызда чәчү башланырга тора.

                                 Чираттагы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендәге брифингта, әлеге тармакның җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев ачыклыклар кертте, мәсьәләләрнең хәл ителүен тасвирлап узды.

                                 Актаныш районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлар белән тулысынча комплектлаштырылган. Язгы басу эшләрендә хезмәт куйган механизаторлар өчен минималь хезмәт хакы арткан, әмма тагы күбәйтү каралган. Безнең районда чәчүдә 1600 кеше санала. “Актаныш”, “Әнәк” агрофирмалары мисал итеп куела, механизортлар универсальләшә. Техник тикшерү әлегесе вакытка 2 хуҗалыкка ясалган. Ягулык–һәр ел саен Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан льготалы хакка бирелгән. Ягулыкның сыйфатына да игътибар мөһим!
“Табигать шартлары комачаулык тудырмасын, барлык хуҗалыкларга да үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алырга, культураларны вакытында чәчеп, киләсе ел муллыгына да нигез салырга язсын, кыскасы, бөтен изге өметләр аклансын”–дип билгеләде Нәфис Сәлимгәрәев.

                                 Әле механизаторларның медосмотры бара. Үзебезнең илдә җитештерелгән запчастьләргә өстенлек артканы да сизелә.

                                 Һәр елдагыча район аграрийләре мул казанышка ирешүгә барлык шартлар, мөмкинлекләр бар. Келәтләр буш булмас, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Авыл хуҗалыгы сулышы Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Авыл тормышы