Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы кыр эшләрен Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Радик Гәрәев әйдәп бара

Районыбызда язгы кыр эшләре компаниясен Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Радик Гәрәев әйдәп бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 10 майга аның эш күрсәткече иң югарысы.

                 Радик абый Джон Дир тракторы белән 1203 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарган. “Актаныш” агрофирмасыннан Ришат Рамазанов та бер мең чиген үткән, ул “Класс-Аксион” куәтле техникасы белән 1137 гектар басуда бөртеклеләрне җир куенына иңдергән. “Актаныш” агрофирмасыннан Хәлил Фазаелов 981, “Ташкын”нан Нәсим Шәймиев 883,  “Әнәк” агрофирмасыннан Ирек Сәлахов 838, “Тамыр”дан Илнур Әхмәтов 818 гектар мәйданда чәчү чәчеп лидерлар рәтендә.
                 Райондагы чәчү компаниясендә 31 механизатор фидакарь хезмәт куя, гомуми эш күрсәткече 16964 гектарны тәшкил итә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев