Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы ярминкәләр башланды: Актаныш фермерлары иртәгә Чаллыга сату белән бара

Республикада ярминкәләр чоры башланды. Безнең Актаныш эшмәкәрләре иртәгә, 19 март көнне Чаллы шәһәре халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәк.

            19 марттан 23 апрельгә кадәр Чаллы шәһәрендә авыл хужалыгы ярминкәләре үткәрелә. Ярминкәдә бәрәңге, кишер, чөгендер кебек продуктларга аеруча ихтыяҗ зур.

           "Хөрмәтле фермерлар, эшмәкәрләр, сезне язгы ярминкәләрдә актив катнашырга чакырып калабыз. Рәхим итегез!",-дип белдерә район башкарма комитетының икътисад бүлеге. Ярминкә, гадәттәгечә,  Чаллы шәһәренең ипподромы янында, Яр буе урамында оештырыла.

        Ярминкәдә катнашуыгыз турында район башкарма комитетының икътисад бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

       Бүлекнең электрон адресы:  akt-econom@mail.ru. Белешмәләр өчен телефон: 3-44-16.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев