18 март 2022 яңалыклары
-
ҮЗЕБЕЗНЕ ЯРАТЫРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ
Кеше, беренче чиратта, үз-үзен яратырга тиеш. Бары тик шул очракта гына тормыш та сине яратачак! Тик күбебез еш кына бу турыда онытып җибәрә. Ә без исеңә төшерәбез.
-
Физкультура укытучылары ярышты
18 март көнне "Бүләк" чаңгы трассасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов инициативасы белән тәүге тапкыр физкультура дәресе педагоглары һәм тренерлар ярышы оештырылды.
-
Киров халык театры җитәкчесе Алсу Хуҗина: Җиңүче коллективларга бирелә торган бүләк акчасын арттыру кирәк дип уйлыйм
Киров халык театры быелгы театр сезонына үзенчәлекле спектакль сайлаган. Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәрен республикада инде шактый танылган, дәүләт театрлары сәхнәләштерде. Театрның җитәкчесе Алсу Хуҗина белән спектакльне әзерләү, артистларны җәлеп итү, проблемалар хакында сөйләштек.
-
КОТЛЫЙБЫЗ: Актаныш гүзәлләре “Актаныш-информ”ның “Тимер ат” автомойкасына сертификатлар отты
"Актаныш-информ" үзенең дуслары арасында уен (розыгрыш) игълан иткән иде.
-
ДУСЛЫК КҮПЕРЕ:Районыбыз җитәкчелеге Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачёвны каршылады
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендәге район делегациясе бүген, Актаныш җирлегендә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачёвны каршы алды.
-
Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты Киров халык театрының "Мулла" спектаклен ошатуын белдергән
Актаныш-сәнгать, матурлык, гамьле, тәмле яшәү төбәге. Театр айлыгы кысаларында халкыбызның никадәр сәләтле, талантлы булуына сокланып, сөенеп, горурланып районыбызның авыл җирлекләрендәге халык театрлары спектакльләрен карап бардык.
-
"Актаныш" агрофирмасына машина йөртүчеләр кирәк!
"Актаныш" агрофирмасына машина йөртүчеләрне эшкә чакыралар.
-
Тирән рухиятле кичә
Актаныш район җирлеге мөхтәсибәте һәм Кәзкәй авыл китапханәсе тарафыннан үткән әдәби-мәдәни кичә бер сулышта үткәрелде. Чара барышында хәтта ки 100 ел элек тегелгән намазлыклар күрсәтелде.
-
"Өйләнәм, бетте-китте" белән йомгаклыйбыз!
Районның һәр театр коллективы тамашачы алдында сынау тотты.
-
Язгы ярминкәләр башланды: Актаныш фермерлары иртәгә Чаллыга сату белән бара
Республикада ярминкәләр чоры башланды. Безнең Актаныш эшмәкәрләре иртәгә, 19 март көнне Чаллы шәһәре халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәк.
-
Актаныш көрәшчеләре Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирына әзерләнә (исемлек)
Быел "Ватаным Татарстан" газетасы уздыра торган көрәш турниры 18-19 март көннәрендә Казанда узачак. Әлеге мәртәбәле ярыш берничә тапкыр Актаныш районында да үткәрелде. Быелгы бәйгегә Актаныш командасы ныклы әзерлек күрде.
-
Сак булыгыз: Боз ярылып, 10 яшьлек кыз суга төшеп киткән
Казанда Авангард урамыннан ерак түгел, Урта Кабан күлендә 10 яшьлек кыз боз ярылып, суга төшеп киткән. Бала бозда өлкәннәрдән башка гына йөргән.
-
16 яшькә кадәрге балалар өчен яңа пособие майда түләнә башлый
Кереме аз булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүләрне май аенда бирә башлаячаклар. Премьер-министр Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында шул хакта әйтте.
-
"Бию каруселе" бәйгесендә Пучыдан Нәзилә Фәтхетдинова I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
Чаллы шәhәрендә "Бию каруселе" республикакүләм бию фестивале булып узды.
-
Ваһапов фондының “Халык җәүһәрләре” бәйгесендә райондашыбыз җиңүче!
28 март көнне Казанда Ваһапов фонды “Халык җәүһәрләре” исемле өр-яңа концерт оештыра. Халык арасында Гөлнәзирә Талипова, Миргаяз Шәрәфиев, Рисәнә Мостафина, Равил Гәрәев, Илмира Заһидуллина кебек талантлы үзешчән башкаручылар бар. Ваһапов фонды әнә шундый осталарны бер сәхнәгә җыярга ниятләгән.