Актаныш

ЗАРЛАНУ ТҮГЕЛ, МАКТАНУ: Печән җитәрлек, су эчәрлек, телефон эшли – Аеш халкы шәп яши

Гомумән, Аешта яшәүчеләрнең тормышын зарлы дип булмый.

 Халыктан кергән сорауларга багышланган сишәмбе брифингы кысаларында бүген Аеш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең проблемалары да уртага салып сөйләшенде. Шунысы сөенечле - җирлек башлыгы Айгөл Фазлыкаева халыкны борчыган шактый мәсьәләләрне чишүгә ирешкән. 


Аеш - күпләп мал асраучы җирлек. Мал булган җирдә терлек азыгы әзерләү проблемасы һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Аешлыларны да печән эшләргә җир бүленмәү борчыган. Ягъни, хуҗалыкта эшләүчеләр өчен печәнлек бар, ә чит авылларда хезмәт куючылар өчен ул юк. Кышка терлек азыгы әзерләү вакыты килеп җиткәч, проблема кабыргасы белән баскан. 


Баксаң, аның нигезендә бары тик аңлашылмаучанлык кына ята булып чыкты. Аешта печән чабарга теләге булган һәркем өчен җитә печәнлек. Моның өчен нибары “Нигез” хуҗалыгы җитәкчелеге исеменә гариза язарга кирәк. Гариза нигезендә җир кишәрлеге бирелә – маллар ач калмаячак, җәмәгать, борчылу урынсыз. Үз техникасы белән печән эшләү мөмкинлегенә ия булучыларга да гариза язарга кирәк. Заманасы шундый: еламаган балага имезлек каптырмыйлар. 


Җирлектә хәтта күпләп мал асраучыларга печәнне сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган. Моның өчен Такталачык, Уразай җирлекләре белән сөйләшүләр башкарылган. Халыкның бер өлеше инде печән төргәкләрен кайтарткан да – андыйларның күңеле тыныч. 


“Нигез” хуҗалыгы үз хезмәткәрләрен дә, лаеклы ялдагы ветераннарын да печән мәсьәләсендә ким-хур итми. Ул, сыер өлешен, сарык өлешен исәпләп, эре мал башына биш центнерлы 3 печән төргәген юнь бәядән тәкъдим итә. 


Аеш халкы, аеруча өлкәннәр өчен, моңа кадәр кәрәзле телефонга авылдан чыкмый гына акча салу да шактый проблемалы эш булган.  Җирлек башлыгы ярдәме белән бу проблема да җайга салынган. Хәзер авылдагы почта бүлекчәсендә дә, авыл советы секретаре аша да телефон балансын уңайлатып була. Шулай булгач, аешлылар, сез хәзер даими элемтәдә. 


Гомумән, Аешта яшәүчеләрнең тормышын зарлы дип булмый. Мисал өчен, кайбер авыллар җәй көне сусыз интексә, биредә гомер итүчеләргә андый проблема гомумән ят. Бу нисбәттән алар рәхмәтне “Нигез” хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлиловка юллап яши. Хуҗалык үзе дә суны шактый файдалана – терлекчелектә сусыз булмый. Шуңа күрә даими су булып торсын өчен хуҗалык аз хезмәт куймый: вакытында насослар алыштырыла, махсус бер хезмәткәр суның басымын көйләп, халыкны сулы итеп тора, су белән тәэмин итүче оешма белән дә исәп-хисапны “Нигез” ясый. Шуңа күрә  аешлыларның суга айлык түләүләре дә бик аз. 


Хәзер Айгөл Илгиз кызы суны лицензияләштерү артыннан йөри. Әлегә эш суның сыйфатын тикшертү этабында. 


Авыл халкының зур күпчелеге шәһәрчә тормыш алып бара: өйләргә су кергән. Ихаталарында коелары булучылар да шактый. Урам колонкалары да халыкка хезмәт күрсәтә. 


Ә килеп туган проблемаларны җирлек башлыгы тиз арада хәл итеп барырга тырыша.  

Әйткәнемчә, бүген Аешта терлекчелек белән җиң сызганып шөгыльләнүче көчле армия яши. Авылны саклап калуда аларның өлешләре бик зур булса, аларның үзләрен саклап калу, арттыру – авыл җирлеге җилкәсенә салынган төп бурычларның берсе. 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: