Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ - БЕЗ БЕЛЕШТЕК: Сыерларга субсидия кайчан кайтачак?

Сыер тотучы шәхси хуҗалыклар март аеннан бирле субсидия көтә. Июль аена аяк бастык – маллар өчен акча күренми.

2 июль көнне Актанышның хакимият бинасында оештырылган сишәмбе брифингында да халыкны шактый борчыган әлеге тема күтәрелде. 


Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова актанышлыларны  терлек асраучы шәхси хуҗалыкларга субсидия август ахыры – сентябрь башында күчәчәк дип ышандырды. 


Моннан тыш, сөтлебикәләргә ветеринария хезмәтләре өчен тотылган чыгымнарга да субсидия кайтачак.  Шунысын белеп тору мөһим: быелдан әлеге акчалар бердәм субсидия рәвешендә таратылачак. 


Безнең республикада терлек асраучы шәхси хуҗалыкларга бушлай һәм түләүле хезмәт күрсәтү каралган. Туберкулез, бруцеллез, себер түләмәсе, тилчә кебек аеруча куркыныч авыруларга бушлай прививка ясала. Бу дәүләт биреме кысаларында башкарыла торган эшләр. Моннан тыш,  район ветеринарлары түләүле хезмәт күрсәтә ала. Ләкин бер сыерга тотылган чыгым 500 сумнан артып китмәскә тиеш. Күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясе кыйммәтрәк булса да, халыктан бары тик 500 сум акча гына алырга хокукыбыз бар. Әлеге 500  сумнан  300 сум  акча субсидия рәвешендә  кире  кайта.  


Белгечләр  аңлатканча, әлеге акчаларны бирү тәртибе түбәндәгечә башкарыла:  бер  савым сыерына – 2300, ике  савым сыерына   – 1  башка 3300, өч һәм аннан  күбрәк сыерга   – 1  башка  4300 сум. Ягъни, 300 сумы - ветеринария хезмәтләре өчен тотылган чыгымнарга субсидия.  

Актаныш районы буенча сыер малына  алыначак субсидия өчен документлар май аенда тулысында министрлыкка тапшырылып беткән. Бүген район акчаның бюджетка кайтуын көтә. Шунысын да искәртеп үтү урынлы: узган елдан башлап субсидия банктагы хисап  счетына күчерелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев