Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Татар Ямалысында чана шуу бәйрәмен гөрләткәннәр

Татар Ямалысы авылында гыйнвар каникуллары бик тыгыз һәм күңелле узды. Бәйрәм арты - бәйрәм. 7 гыйнвар көнне авыл активистлары Гөлназ Варина, Рушания Мусина, Мутиннар гаиләсе һәм мәдәният йортының сектор мөдире Айсылу Нургалиева идеясе белән «Чана шуу бәйрәме»н гөрләткәннәр.

 

Ул көнне Сәптем тавы, чыннан да, гөрләп торды. Утлы табада пешкән кайнар тәбикмәк, хуш исле чәй белән сыйлану олысына, кечесенә тагы да күбрәк көч-куәт, бәйрәм кәефе бүләк итте. Рәхәтләнеп тау шуган бала-чагаларга олылар да кушылды хәтта. Күңелле уеннар, тәмле күчтәнәчләр, күңел күтәренкелеге әле бик күп вакыт күңелләрдә сакланыр!- ди бәйрәмне оештыручыларның берсе- Айсылу Нургалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев