11 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Гыйнварга йолдызнамә
Елның беренче аена аеруча зур өметләр баглыйбыз.
-
Актаныштан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән автомобиль һәм мотоцикллар китәчәк
Иртәгә, 12 гыйнвар көнне Актаныштан махсус хәрби операция зонасына уналтынчы гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы юлга кузгала. Яу кырындагы егетләребез соравы буенча бу гуманитар йөк белән райондашларыбыз техникалар- автомобиль һәм мотоцикллар да алып бара.
-
Татарстанда милли проект буенча ачылган виртуаль концерт залларына 30 мең тамашачы килгән
Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган виртуаль концерт заллары эшләп килә. Россия Мәдәният министрлыгы карамагындагы әлеге проект «ачык мәдәни киңлек» формалаштыруга һәм академик музыканы популярлаштыруга йөз тоткан.
-
Актанышта «Без бергә» хәйрия концертында 13 мең сум акча җыелды
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм йөзеннән Актанышта «Без бергә» хәйрия концерт төркеменең беренче концерты булды. Тамашачылар төрле һөнәр ияләренең чыгышларын бик яратып кабул итте.
-
Татар Ямалысында чана шуу бәйрәмен гөрләткәннәр
Татар Ямалысы авылында гыйнвар каникуллары бик тыгыз һәм күңелле узды. Бәйрәм арты - бәйрәм. 7 гыйнвар көнне авыл активистлары Гөлназ Варина, Рушания Мусина, Мутиннар гаиләсе һәм мәдәният йортының сектор мөдире Айсылу Нургалиева идеясе белән «Чана шуу бәйрәме»н гөрләткәннәр.