Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия күләмендә "Бер минут тынлык" игълан ителә

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия күләмендә «Бер минут тынлык" акциясе узачак.

         

             Акция Россиядә беренче тапкыр гына үткәрелми - РФ Президенты Владимир Путин 2020 елда «Бер минут тынлык" чарасын  гамәлгә кертү турындагы законга кул куйды. 

                Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә көндәлек эшчәнлек тулысынча туктатыла. Шулай ук 60 секундка телевидение һәм радио тапшырулары туктап торачак. Бөтен ил кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш корбаннарына хөрмәт йөзеннән тынып калачак.  1941-1945 еллардагы канкойгыч сугышта 26,6 млн кеше һәлак булган. 

           Бу вакыт очраклы гына сайланмаган. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә хөкүмәтнең  Советлар Союзы гражданнарына мөрәҗәгате эфирга чыга. "Бер минут тынлык"-  бөтен дөньяга җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбыз батырлыгы һәм һәлак булган сугыш корбаннары турында гомуми һәм мәңгелек халык хәтере, кайгы символы ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев