Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Аерым кайгы түгел, илгә килгән кайгы: Бүген Актаныш районы батыр улын- махсус хәрби операциядә һәлак булган Тимур Әюповны соңгы юлга озатты

Бүген районыбызда олы кайгы- Такталачык авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Тимур Әюповны соңгы юлга озаттылар.

                Якташыбыз Тимур Айнур улының илебез мәнфәгатьләрен яклап, неонацизмга каршы көрәштә башын салуы олы батырлык. Аның батырлыгы алдында баш ияргә туганнары, авылдашлары, таныш-белешләре, дуслары, әти-әнисенең хезмәттәшләре белән бергә район башлыгы Ленар Зарипов, аның урынбасары Илшат Габдулхаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, башка җитәкчеләр дә килде.  

                      Тимур Айнур улы Әюпов 1998 елның 31 гыйнварында Актаныш районы Такталачык авылында туа. Такталачык урта мәктәбен тәмамлагач Нефтекама шәһәрендә һөнәри белем ала. 2016- 2017 елларда армия сафларында, һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. Илебездә махсус хәрби операция дәвам иткән вакытта, 2023 елның 6 гыйнварында үз теләге белән мобилизацияләнә. 3 апрельдә Донецк өлкәсе Артемовск шәһәре Бахмутта- хәрби операциянең иң киеренке ноктасында һәлак була. 

           Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Тимурның әти-әнисеннең тирән кайгысын уртаклашып батыр ул үстергәннәре өчен олы рәхмәтен җиткерде:

-Районыбызны бүген кайгы җиле каплады. Тимурны соңгы юлга озатабыз. Чын мәгънәсендә батыр егет. Рушания ханым, Айнур әфәнде, сезгә илебезгә мондый батыр ул үстергәнегез өчен зур рәхмәт. Тимур безнең балалар , безнең гаиләләр әти-әниләр тыныч тормышта яшәсен дип хәрби хәрәкәткә китте. Иптәшләре арасында хөрмәтле булуы турында әйттеләр. Актив егет, бернәрсәдән дә курыкмаган. Тимурның рухы шат, җаны җәннәттә булсын! 

            Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов Тимур Әюпов һәм башка егетләрнең махсус хәрби операциядә илебез азатлыгын яклап шәһит китүе барыбызның да иминлеген, киләчәген кайгыртуы ул дип бәяләде. Бу куркусыз ир-егетләр хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итте.

                Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров авылдашларына күңелле чараларда гына түгел, кайгы килгәндә дә бергә булган өчен рәхмәтен белдерде, Тимурның якыннарының авыр кайгысын уртаклашты:

- Җирлегебездә, районыбызда зур кайгы. Тимур безнең күз алдында үсте. Тынгысыз, кызыксынучан, тере, егет иде. Әтисе Айнурның , әнисе Рушаниянең, башка туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Сезнең кайгы- безнең дә кайгы, бөтен ил кайгысы.   Илдә барган махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын. Тимур кебек егетләр турында башка мондый яман хәбәрләр ишетергә язмасын! 

           Такталачык авылының имам-хатыйбы Мөдәфис абый Тимур Айнур улы рухына изге догаларын багышлады. 

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

10

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев