Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Әфганчы Тутыя Заһидуллина — Мәрданова: Вакыт безне сайлады

Кадерләрен белик, хөрмәтлик Әфганстан ветераннарын! Бүген районыбызның Иске Сәфәр авылында кадер тактасы тантаналы төстә ачылды.

Әлеге матур һәм күркәм вакыйгадан безнең иҗат төркеме дә репортажлар әзерләде. Әфган сугышы турында сүз чыкса, гадәттә, без анда батырлыклар, рухи ныклык күрсәткән егетләребезне искә төшерәбез. Ләкин әлеге сугышта булып, күпне күргән-кичергән хатын-кызларыбыз да бар бит. Кызганычка каршы, алар турында бик аз беләбез.

Районыбызның данлыклы кызы булган, 1979-81 елларда Әфганстан сугышында Кабулда хезмәт иткән Тутыя Харис кызы Заһидуллина-Мәрдановага кадер-хөрмәт йөзеннән туган йорты диварына тактаташ куелды. Тантаналы рәвештә ачылу чарасына Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнәвәрова, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов һәм Әфган, Чечен ветераннары, аларның оешмалары вәкилләре килгән иделәр. Әлбәттә, әлеге ямьле мизгелләрнең шаһиты булучылар арасында Тутыя апаның гаиләсе, якыннары, күпсанлы туганнары һәм авылдашлары да бар иде. 

Тутыя Харис кызы — изгеләрдән-изге һөнәрне сайлаган. Ул — шәфкать туташы. Әлегесе көнне дә Яр Чаллы шәһәрендә эшли. Бәхетле әни, дәү әни дә. Якташлары хөрмәт итә, үрнәк ала! Үрнәкле шәхес, чын шәхес!!!

Чараны танылган сәнгать осталары бизәде. Билгеләп үтәргә кирәк, бу истәлекле вакыйганың әһәмияте гаять олуг. Бүгенге четерекле заманда ватанпәрвәрлек хис-тойгылары белән сугарылган мондый чаралар күп булсын иде. Ә инде илебез, газиз туган җиребез иминлеге өчен, аның азатлыгы өчен җаннарын фида кылырга әзер булган ветераннарга исән-сау чакларында шундый ихтирам-хөрмәтне һәрберсенә күрү насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев