Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Берлинны алганда һәлак булган бабасы турындагы хатирәләре белән уртаклашты

БАТЫРЛАР ДАНЫ МӘҢГЕЛЕК Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Берлинны алганда һәлак булган бабасы турындагы хатирәләре белән уртаклашты 22 апрельдә Татарстан Республикасында «ТАТМЕДИА» АҖ медиахолдингы журналистлары инициативасы белән «Минем герой – минем гаилә» акциясе башланып китте. Акцияне Татарстан Республикасы җитәкчеләре дә хуплап, күтәреп алды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, 4 ел буена фашист илбасарларына каршы көрәшкән, Җиңүгә ирештек дигәндә генә Берлинны алганда батырларча һәлак булган бабасы Нәҗип Зарипов турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Быел илебез Бөек Җиңүнең 79 нчы язын каршылый. Канкойгыч сугышның халкыбызга күпме хәсрәт китергәнлеге турында без өлкәннәребездән  ишетеп кенә белсәк тә, ничәмә ничә еллар тыныч, бәхетле тормышта яшәвебезнең бик күп югалтулар аша бирелгәнлеген аңлыйбыз. Боларның барысы өчен дә  сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтлебез.

Минем бабам, Бөек Ватан сугышы ветераны- Зарипов Нәҗип Зариф улы элеккеге Калинин районы (хәзерге Актаныш) Табанлыкүл авылында дөньяга килә.

Бәләкәй чагы ачлык, ялангачлык кебек авырлыклар белән үтсә, аның үсмерлек чоры илебезнең болганган вакытына туры килә. 1929 елда илдә күмәкләштерү башлана. Яңа төзелгән "Кызыл юл" колхозы төрле каршылыклар аркасында таралып кабат оештырыла. Шушы киеренке елларда бабам Нәҗипне авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар.

1930 елда бабам күрше авыл кызы Шәргыя белән өйләнешеп яши башлыйлар. Бу вакытта аңа 27 яшь була. 
Барын- югын бер итеп, матур гына гомер кичергәндә Бөек Ватан сугышы сугышы башлана.

100 генә йортлык Табанлыкүл авылыннан сугышка 67 ир-егетне алалар. 1941 елның 1 сентябрендә бабам да берсеннән- берсе кечкенә биш кызын, бер улын (минем әтием- Рафак Зарипов) калдырып, яу кырына китә.

Аяусыз сугышта Ленинград яны, 401 нче  укчы полкта дошманнарга каршы сугышып, Берлинга кадәр барып җитә ул. Ләкин ни кызганыч, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калганда, 1945 елның 21 апрелендә, Берлинны алган вакытта, бабам Нәҗип батырларча һәлак була.

 Бабамның үле хәбәрен раслап,  Җиңү көне якынайганын тоеп-аңлап, шуңа алты баласы белән сөенешеп көтеп торган Шәргыя әбиемә кара пичәтле кәгазь генә килә. 

1418 көнгә сузылган, 27 миллионга якын гомерне үзенә алган бу сугыш турында безнең онытырга хакыбыз юк. 

Безнең бурыч- каһарманнарыбыз мирас итеп калдырган матур тормышның кадерен белү, батырларның сугышчан юлларын өйрәнеп, буыннан- буынга җиткерү.

Киләчәктә күкләребез һәрвакыт аяз,ил көннәребез тыныч булсын иде!

#МойГеройМояСемья

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев