Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актаныш районы тагын бер Бөек Ватан сугышы ветеранын югалтты: Гавис Шәкүров вафат

Олыимән авылында яшәүче 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Шәкүров Гавис Шәкүр улы вафат булды.

                 Гавис Шәкүров 1926 нчы елның 4 июнендә Олыимән авылында туа. 1943 нче елның 7 ноябрендә 17 яшьтә сугышка китә. Суслонгер лагеренда 6 ай булганнан соң Белоруссия җирен фашистларны азат итүчеләр сафына тупчы сыйфатында кушыла. I Белоруссия фронты составында 186 танкка каршы дивизион белән Варшаваны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Бөек Җиңү көнен дә  Берлинда каршы ала.
            “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны азат иткән өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

            Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов  Бөек Ватан сугышы ветераны Гавис Шәкүровның вафаты уңаеннан  аның якыннарының, балалары, оныкларының авыр кайгысын уртаклашты:

"Утлы, дәһшәтле елларның шаһиты булган Бөек Ватан Сугышы ветераны Шәкүров Гавис абый вафат булган. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Гавис абыйның караңгы гүрләре якты, урыны җәннәттә булсын", диелгән Ленар Рафак улының телеграмм-каналындагы битендә.

 

Фотода Гавис Шәкүров Җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә: 07.05.2022 ел. "Актаныш-информ" архивыннан.

Ветеран турында әлеге язмалардан укый аласыз- Актаныш муниципаль районы сайты, aktanysh-rt.ru сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев