Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актаныш муниципаль районы Башлыгы Э.Н.Фәттаховның Бөек Ватан сугышында Жиңүнең 77 еллыгы уңаеннан котлавы

Бүген илебез халкы, тынычлык сөюче кешелек дөньясы иң изге, иң шатлыклы тарихи бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җинүнең 77 еллыгы – Җиңү көнен бәйрәм итә.

                                                   Шушы унайдан Актаныш муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне ихлас күңелдән бу олуг бәйрәм белән тәбрик итәм, сезгә ныклы сәламәтлек, исән-имин булып, күңел тынычлыгы белән  озак гомер итүегезне телим.

                                                   Бәйрәмнәр арасында Җиңү Көне аеруча изге һәм кадерле. Бу сугышның кайгылы җиле һәр кешенең язмышына кагылды, ләкин Совет кешеләренең рухын сындыра алмады. Илебезнең һәр кешесе, олысы-кечесе, Туган илне яклап көрәшүне үзенең изге бурычы дип санады. Әлеге бәйрәмгә район үзәге, авыл җирлекләре зур әзерлек белән килә. Халык бердәм булып, җирлегебезнең чистарта, һәйкәл һәм парклар төзекләндерелә. Быел да Уръяды һәм Чөгәнә авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә яңа һәйкәлләр куелды.

                                                   Яз - яңарыш, яңа сулыш, мул уңышка нигез салу чоры. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, вакыт белән исәпләшми, кырларда тырыш хезмәт үрнәге күрсәтә. Алла бирса, һава шартлары унай килеп, зур, мул уныш алырбыз дип ышанчыта калам.

Җиңү көне – уртак хәтер көне. Геройларыбызны онытмау, һәлак булганнарны данга күмү, исәннәр турында кайгырту, аларга игътибарны арттыру – безнең бурыч.

     1945 елның Җиңү китергән сөенечле ул көннән соң  күпме  генә  еллар  үтмәсен, фашизм хәлакәтеннән бөтен дөньяны коткарып  калган жиңүчеләр буыны, аның тиңдәшсез батырлыгы  күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге сакланачак. Безнең солдатлар үз-үзләрен аямыйча, үз гомерләрен корбан итеп дөньядагы иң коточкыч  әфәтне туктаттылар, кеше үтерүгә корылган фашист режимын юкка чыгардылар.

                                                          Фронтка киткән ирләр хезмәтен үзенә алган хатын-кызлар, сугыш чоры балалары турында аерым әйтәсе килә. Үз-үзләрен аямыйча эшләгән кешеләрнең жиңүгә керткән өлешләре беркайчан да онытылмас. Ирләре сугышка киткәч, балаларын уйлап, ачлы-туклы килеш,  хәлдән тайганчы эшләүләре турында, ирләренең үлем хәбәре килеп гаиләне кайгы басканда да эшләрен ташламый, сугыш елларында көнне-төнгә  ялгап  эшләүләре, кайчакларда  тәүлекләр буе  өйләренә  кайта  алмаулары  хакында  күпләп  сөйләп  булыр  иде. Тракторлар, машиналар, атлар  җитмәүгә  дә  карамастан  фронтны да, тылны да икмәк һәм башка продуктлар белән  тәэмин итеп тордылар. Актаныш халкы да үзенең данлы үткәне белән хаклы рәвештә горурлана. Сугыш чорында тылда куйган хезмәтләре өчен “Гигант” хуҗалыгы 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, МТС – Ленин ордены белән бүләкләнүе, һичшиксез, аларның фидакарьлеген тану һәм зур хөрмәт билгесе буларак кабул ителә.

Шулай ук авыр елларда зурлар белән беррәттән сабан сөргән, иген үстергән, урман кискән, хәрби заводларда эшләгән сугыш чоры балаларына ихлас хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ватан хакына  көрәштә  ятып  калган  9 меңнән  артык  райондашларыбызның  якты  истәлегенә  баш  иябез.  Бүгенге  көндә  безнең  сафта  атлаучы, яшь буынны  үзләренең батырлыгы үрнәгендә  тәрбияләүдә  һаман  да  тынгы белмәүче  7  сугыш һәм 268 тыл  ветераннары, 56 тол хатыннар, 1712 сугыш чоры балалары бар. Күҗәкә авылында гомер итүче Нурфикә Абдулла кызы Бөек Ватан сугышы ветераннары арсында бердән-бер хатын-кыз һәм иң өлкән ветераныбыз.

Без алар белән хаклы  рәвештә горурланабыз һәм безне сөендереп, арабызда мөмкин кадәр  озаграк  яшәвегезне  телибез.

Бөек Җинүнең кадерен берни белән дә бәяләп бетерерлек түгел, һәм берни белән дә алыштырып булмый.  Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз кылган батырлык ихтияр, патриотлык һәм рух бөеклеге символы ул. 

7 май көнне Президентыбыз Рөстәм Нургали улы җитәкчелегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы узды. Электән сер булып сакланган архив материаллары күтәрелеп, халкыбызның данлы үткәне, тарихи мизгелләр яңартылды. Бу канлы сугышның тарихта гадәти сәхифә генә түгел, бөек халкыбызның данлы үткәне икәнен яшь буынга җиткерү, һәм яшьләрдә шул батырлар буынының дәвамчылары булуга горурлык хисләре тәрбияләү безнең төп бурычыбыз.

Бөек Ватан сугышының утлы еллары елдан-ел бездән ерагая бара. Әмма вакыт ул дәһшәтле вакыйгалар, ватандашларыбызның чиксез батырлыгы турында хатирәләребезне безнең күңелләрдән җуеп ала алмый.

Кызганыч, әлеге канкойгыч, дәһшәтле сугышның кайтавазы бүгенге көндә дә ишетелә. Әфган һәм Чечен сугышы яралары төзәлеп килгәндә генә, Украинада барган махсус хәрби операция нәтиҗәсендә югалтулы, кайгылы хәбәрләр райондашларыбызның да ишеген какты. Үз гомерен корбан итеп, сугышчан иптәшләрен дошман утыннан саклап калган Мари-Суыксу авылы егете Сергей Мосоловның батырлыгы мәңгелек. Якыннарының, туганнарының тагын бер кат авыр кайгысын уртаклашабыз.

Россия – ул файдалы казылмаларга бай, җирләре, табигате белән дан тоткан, күпләрне кызыктырган илләрнең берсе. Бүген илебез икътисадый һәм мәгълүмати басым шартларында яши, җитди сынаулар алдында тора.

Тарихка күз салсак, дөньядагы бер генә сугышны да Россия беренчеләрдән булып башламады. Без һәрвакыт башка илләргә карата ышаныч белдереп, ачык һәм эчкерсез сәясәт алып бардык. Кызганыч, дошманнар шуның белән файдаланып, астыртын рәвештә 1941 елны һөҗүм итте. Бүген безнең тарихи хаталары кабатларга хакыбыз юк. Ауропа илләре һәм Америка Кушма Штатлары еллар дәвамында илебез чикләренә хәрби көчләрен туплады, бүген исә Украина җирләрен Россиягә каршы көрәш буларак плацдарм итеп файдаланалар. Шул сәбәпле, без махсус хәрби операцияне башларга мәҗбүр булдык. Аның максаты - сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан мыскыллау, геноцидка дучар ителгән Донбасс халкын яклау, Бөек Ватан сугышында, концлагерьларда җәзаланган миллионлаган кешеләр алдында изге бурычыбызны үтәп, яу кырында ятып калган ата-бабаларыбызның көрәшен дәвам итеп нацизмны бетерү һәм шул рәвешле илебезне яңа хәрби янаулардан саклау.

Сугышлар беркайчан да яхшылыкка илтми. Моны һәркем яхшы белә. Әмма бүгенге көрәш – ул илебезнең киләчәге, иминлеге өчен алып барыла. Һәркемнең дә теләге бер – кан коюны туктатып, утлы тарих битләрен ябып кую, тыныч тормышка кайту. Без моңа бары тик бердәм булганда гына ирешә алачакбыз.  

Мөхтәрәм аксакаллар, газиз  әбиләр, абыйлар, апалар!

Дошманны җиңеп, бүгенге  бар  байлыкны хәләл  көчегез  белән  тудырдыгыз. Илебез  күгенең  77 ел аяз булуына, без  батыр  сугышчыларыбызга, яу  кырында  ятып  калганнарга, тыл каһарманнарына  бурычлыбыз. Сез  күргән  сугыш  авырлыкларын  башка  беркайчан да  күрергә  язмасын.

Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнарның якты истәлеген саклау һәм бүгенге көндә исән ветераннарга һәрьяклап игътибар һәм ихтирам күрсәтү безнең әхлакый бурычыбыз.

 

 Хөрмәтле  райондашлар!

                                                   Сезгә  чын  кунелдән  бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм  кешеләр  тарафыннан   лаеклы  ихтирам, ә барлык  райондашларга  тынычлык һәм яңа ижадый  гамәлләр телим. Туган  җиребезне  башка беркайчан да  сугыш күләгәсе  капламасын, аналарыбызның һәм  хатыннарыбызның  күзләреннән кайгы- хәсрәт  яшьләре  таммасын!

Җиңү  көнен  якынайтуга  үзеннән  өлеш  керткән, җиребезгә  тыныч  һәм  азат  тормыш  алып  килгән  һәркемгә  мәңгелек  дан!

Данлы  Жиңү  бәйрәме  котлы  булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү Көне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Җиңү бәйрәме Бөек Ватан сугышы