Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

АКТАНЫШТА БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ: Райондашларыбыз батырлыгы беркайчан онытылмас

Бүген Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы бәйрәм беренче тапкыр Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда узды.

Украинада сугыш хәрәкәтләре барган чорда тынычлыкның, ил иминлегенең кыйммәтен тагы да ныграк тоябыз. Шуңа күрә дә парадны үз күзләре белән күрергә, “Үлемсез полк” йөрешендә катнашырга теләүчеләр гадәттәгедән күбрәк иде. 
Бәйрәм тантанасы уза торган стадион каршында районыбыз җирлекләрендәге авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре парадта катнашучыларны солдат киемнәреннән фронт җырлары белән каршылады, апа-абыйлар арасында дәртле музыка тавышына күңелләре җилкенгәннәре артистларга кушылды. 
Стадионның 500 кешелек утыру урыннарына алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, укучылар быел да районыбыз халкына искиткеч тәрбияви, эчтәлекле, матур бәйрәм әзерләгән. Тантаналы чараны Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат укучылары- барабанчылар маршы белән башланып китте. Патриотик рухтагы чыгыш барыбызны бер дулкынга көйләде. Туган илне, газиз җирне ярату, дәүләтебезне яклап һәлак булган яугирләр алдында баш ию, тылда ару-талуны белмичә, “Барысы да фронт!” өчен шигаре белән хезмәт итү, илебезне сугыш хәрабәләреннән торгызу- барысы-барысы гап-гади кешеләр тарафыннан башкарыла.

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт флаглары кертелгәннән соң район башлыгы Энгель Фәттахов район халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Районыбыздан Бөек Ватан сугышында 22 мең солдат ил азатлыгы өчен фронт кырында изге көрәшкә күтәрелә, шуларның нибары 8500е генә исән-сау яудан кайта алган. Әледән-әле кабынып торган сугышларда- Әфганстан, Чечня, Сирия, хәзер инде Украинадагы сугышларда башын салган батырларыбызның исеме беркайчан онытылмас. Бөек Җиңү көне алдыннан районыбыз кайгылы хәбәр алды- Мари Суыксуы авылы егете, 33 яшьлек Сергей Мосолов Украинадагы сугышта танкы белән шартлап һәлак булды. Сергей Александр улы бу батырлыгы өчен үлгәннән соң дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Соңгы көченә кадәр дошман утына каршы торган якташыбызның исеме беркайчан онытылмас. 
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та райондашларга Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлавын юллаган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Актаныштагы Җиңү бәйрәмендә катнашып Рөстәм Нургали улының тәбрикнамәсен ирештерде. 
Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов җитәкчелегендә район оешмалары, мәгариф учреждениеләре коллективлары хезмәтчәннәре укучылар, кадетлар, студентлар парады колоннасы узганда горурлык хисләре кичердек. Бәйрәм патриотик рухтагы җырлар, биюләр, нәфис сүз сәнгате белән үрелеп барды. Район һәм авыл җирлекләрендәге мәдәният йортлары коллективлары, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, балалар коллективлары искиткеч җылы, күтәренке рухтагы үзебезгә генә хас милли колоритка һәм җирле үзенчәлеккә ия чыгышлар тәкъдим итте. 
Бәйрәм парадын “Үлемсез полк” йөреше тәмамлады. Бөек Җиңүне якынайткан әби-бабайларының фоторәсемнәрен матурлап кысаларга куйган райондашлар-олысы-кечесе Баян Дәүләтов исемендәге стадионнан Вахитов урамына узды. Ленин һәм Юбилей урамнары аша Җиңү паркына килде. Биредә дә район башлыгы Энгель Фәттахов “Үлемсез полк” йөрешендә катнашканнарны Җиңү бәйрәме белән котлады. Киләчәктә алдын ябык мәйданга әйләндереп Җиңү паркының эчтәлеген тагы да киңәйтү планнары белән уртаклашты. Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов бәйрәм сәламнәрен юллаганнан соң хәрби хезмәткә алынасы 18-27 яшьлек егетләр -“срочник”лар Украинага җибәрелмәячәк, дип, ир балалар үстерүче ата-аналарны тынычландырырлык хәбәр җиткерде. 
Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин сугышта шәһит киткәннәр рухына изге Коръән аятьләрен багышлады. 
Ватаныбызны илбасарлардан азат итүче изге җаннарны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев