Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

АЛАР- 7 БӨРТЕК, 7 ГОРУРЛЫК: Район җитәкчелеге Бөек Җиңү алып килгән сугыш ветераннарын өйләренә барып хөрмәтләде

Бөек Җиңү көне бездән ераклашкан саен илебезне фашизмнан азат иткән яугир-солдатларның саны зур тизлектә кими. Җиңүнең 77 еллыгын нибары 7 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау каршы ала. Аларның һәммәсе белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күрешеп, яшәү-көнкүреш шартлары белән танышып чыкты. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның, шәхсән үзенең тәбрикнамәләрен, күчтәнәч- бүләкләрен тапшырды.

          Район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева, үзәк хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары да яугир-сугышчыларның хәл-әхвәлләрен белде. Айдар Рәфгать улы һәрбер ветеранга иң кирәкле дару препаратлары җыелмасы, тонометрлар алып килгән иде. Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән җирлектәге мәктәп укучылары да әлеге очрашуда катнашып аяклы тарих булган әби-бабайларга иң матур җырларын, шигырьләрен бүләк итте. Аллага шөкер, ветераннарның барысы да бүген кадер-хөрмәттә, якыннарының игтибары, ярдәмен тоеп гомер кичерә.

                Яңа Богады авылында яшәүче Җәүдәт Шәемов район җитәкчелегенең котлавын ел саен көтеп ала. Сугышның нәкъ үзәгендә кайнаган солдат ул. Туплар тавышы, янәшәдә дошман пулясы тиеп һәлак булган сугышчан иптәшләре әле дә аның хәтер төпкеленнән хәбәр сала. Хатыны Әнисә апа бик хасиятләп карый, аның үзгәрүчән кәефенә ияләшеп беткән, вакыт-вакыт ярсып-кызып киткән карт солдатны тиз генә тынычландыра белә торган йомшак, бер үк вакытта кырыс сүзләрне дә бик тиз таба белә. 


                -    Көндез яшь бала кебек йоклый, төннәрен уяу, сугыш турында әллә ниләр сөйләп бетерә, бик авыр чорлар булды ул еллар. Бүгенге рәхәт тормышлар безгә оҗмах кебек. Көн саен социаль хезмәткәр Рәмзия Сәхапова килеп без-ике өлкән кешене тәрбияли, ашарга пешерә, юа-чистарта. Зур рәхмәт аңа!,- ди Әнисә апа бу кадәр игътибардан күңеле булып.

 

                  Югары Яхшый авылыннан Тәфкил абый Вәлиев тә “Без хөрмәтнең хөрмәтен күреп яшибез, Аллага шөкер!”,-дип каршылады кунакларны. Мәктәп укучыларының концертын да ошатты. 97 яшьлек ветеранга Энгель Нәвап улы озын гомер юрап, “Тагын 3 елдан Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы ала, ә сиңа, Тәфкил абый, 2025 елда 100 яшь тулачак. Ике юбилейны бергә үткәрергә язсын безгә!”,- дип, авылда озак еллар имам булып халыкка хезмәт иткән Тәфкил абыйга изге теләкләрен җиткерде. 
 

                Гомумән, Бөек Җиңү өчен ялкынлы утлар кичкән ветераннарның барысы да 90 яшьне түгәрәкләп бер гасыр-100гә таба якынлашалар. Югары Яхшыйдан Гомәр Әхмәдуллин, Олыимәннән Гавис Шәкүров, Күҗәкәдән Нурфика Абдуллина, Татар Суыксуыннан Вазыйх Шакиров, Татар Ямалысыннан Шаһтимер Хәбибуллин- санаулы гына калдыгыз, хөрмәтлеләребез! Сез кичергән давыллы еллар, үлем, югалту, фашизмның коточкыч кансызлыгы тарихта гына калсын иде. Үзегез дә шулай дип телисез, сугыш турында телгә дә аласыгыз килми. 
 

-    Мондый очрашулар безгә, аеруча мәктәп укучыларына бик кирәкле чара. Балалар авылдаш батырларын күреп белергә, инде безнең арадан киткәннәрен дә хәтердә тотарга, аларның кичергәннәрен истә тотарга тиеш. Районыбызның барлык Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, ветераннарның тол хатыннарын, сугыш чоры балаларын Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Ныклы саулык, сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим. Безнең балаларга, оныкларга сугыш афәтен күрергә язмасын,-диде Энгель Нәвап улы  ветераннар белән очрашудан соң. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев