Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Җан авазы: Хәким бабабызның оныклары, бердәм булыйк!

Озакламый Бөек Җиңүнең79 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Димәк, без инде Аллага шөкер, 79 ел тыныч тормышта яшибез. Бик күп корбаннар, тән һәм җан яралары аша килгән җиңү бу!

Көннәребезнең матурлыгы, күкләребезнең аяз булуы өчен без бабаларыбызга- сугыш ветераннарына бурычлыбыз. Ә алар инде санаулы гына калып бара…

Бүгенге язмам минем әткәемнең әтисе Хәким бабам Маликов хакында булыр.
Бик күп күз яшьләренең шаһиты булган Күҗәкә авылы башындагы басу капкасыннан 42 яшендә чыгып китә ул сугышка. Канлы сугыш юлы үтеп, Берлингача барып җитә! Яуда күрсәткән батырлыклары өчен бик күп медальләр, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә!

Балалары бәхетенә исән-сау әйләнеп кайтып,туган колхозына хезмәт итә... 65 яшендә якты дөнья белән хушлаша…

Минем әйтергә, башкаларга җиткерергә теләгән фикерем бүгенгесе көндә менә мондыйрак: без- Хәким бабабызның оныклары, аның нәсел дәвамчылары!Һәркемнең тормыш дәфтәре-тарихы үзенең бабаларыннан башлана! Кеше үзенең җиде буынын яхшы белергә тиеш диләр. Безнең нәселебезнең үзебез белгән кадәрле җеп очы нәкь менә Хәким бабабызга барып тоташа. Без әле аның балаларының балалары, байтагыбыз аны күреп калган буын. Ә бездән соңгы буын бездән ишетеп кенә белсә белер... Ә башкалар…

Без барыбыз да җиргә туфрак булыр өчен туганбыз. Шул туфракка беркеп үскән  нәсел агачыбызның тамырлары ныклы булса иде... Шул очракта гына безнең буын югалмас дигән өмет бар…

Балаларыбыз, оныкларыбыз бу җирдә Хәким дигән батыр йөрәкле герой бабалары барлыгын белеп үсеннәр иде диясем килә.

Бабабызның данын мәңгеләштерик!Бу эш бездән башланырга тиеш! Берләшик!Аралашып яшик! Югалышмыйк, туганнарым! Бердәм булыйк! Бабабызның каберенә эзебезне суытмыйк!

 Без китте дип, дөнья таркалмас ул, 
 Үз җаена агарлар еллар,
 Без башлаган эшне дәвам итәр,
 Мин ышанам, безнең оныклар.

Гөлнар Зарипова, Актаныш авылы.

#МойГеройМояСемья 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев