Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

«Батырлык ордены» - 8 март бүләге: Махсус хәрби операциядә һәлак булган Азат Тимировның әнисен хөрмәтләделәр

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Азат Тимировның әнисе Айсылу апага, кызына сугышчының «Батырлык ордены»н тапшырды.

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов 8 март халыкара Хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Азат Тимировның әнисенә, хатыны һәм кызына үлгәннән соң бирелгән "Батырлык ордены"н тапшырды. Азат кызын аеруча ярата, "Барысы да кызым өчен!" диюләрен авылдашлары әле дә искә ала. Ленар Зарипов бик тә матур күлмәкләр киеп сәхнәгә менгән нәни кызчыкны күтәреп сөйде, бүләкләр белән куандырды.

 
Бәйрәмдә катнашучы барлык хатын-кызлар әлеге гаиләгә олы хөрмәтләрен белдереп аягурә басып алкышларга күмде. Менә шулай Азатыбыз әнисенә соңгы 8 март бүләген юллады.

Актаныш районының батыр улы Азат Тимиров 1986 елның 21 ноябрендә Такталачык авылында туа. Киров авылында урнашкан Актаныш сөт комбинатында электрик булып эшләгәндә тагын өч хезмәттәше белән махсус хәрби операциягә чакырыла, 2022 елның 27 октябрендә беренче отправка белән сугышка китә. Хезмәт сөючән, тыңлаучан һәм чиста күңелле егетне комбинатның җитәкчеләре онытмый, әнисе Айсылу апа янына барып хәлен белеп торалар, төрле кирәк-ярак белән булышалар.

Махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләре шулай ук Актаныш районы җитәкчелегенең дә һәрвакыт күз уңында. Әле күптән түгел Айсылу апага утын китерү оештырылган иде. 

Азат сугыш барышында нык кына яралана, дәваланганнан соң Такталачыкка вакытлыча ялга кайта, әнисенә булыша, туган йортын, ихаталарын төзекләндерә. Аның бу кайтуы соңгысы булыр дип берәү дә уйламый. Чөнки Азат киләчәккә якты хыяллар белән яши, исәбе әнисе белән бергәләп, матур итеп, туганнары, дуслары белән аралашып яшәү була. Әмма бер мизгел барысын да чәлпәрәмә китерә, 2023 елның 30 декабрендә Азат Тимиров чираттагы бәрелешләр вакытында һәлак була.

"Батырлык Ордены" белән бүләкләнгән Азат Илдус улын туган ягында онытмыйлар. Аның һәм тагын бер батыр авылдашы Тимур Әюпов истәлегенә егетләр укыган мәктәптә мемориаль такта куела. Истәлек тактасын ачу тантанасында мәктәп укучылары, укытучылар һәм район җитәкчелеге белән хәрби хәрәкәт ветераннары катнашты.

8 март- Халыкара хатын-кызлар көне тантанасының түрендә- якыннарын, улларын, ирләрен, абый-энекәшләрен махсус хәрби операциягә озаткан әниләр, хатыннар, апа-сеңелләр иде. Район башлыгы Ленар Зарипов әлеге сабыр, түзем йөрәкле гүзәл затларга батыр уллар үстергән, якташ сугышчыларны өзелеп көтүче гүзәл затларга олы рәхмәтен белдерде. 

-Залда безнең тынычлыгыбызны саклап, Җиңү таңын якынайтып үзләренең гомерләрен дә жәлләмичә кыю батырлыклар кылган солдатларыбызның әниләре, хатыннары, балалары, якыннары утыра. Без сезнең алда баш иябез. Егетләребез исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтсын, беребезгә дә бала кайгылары күрергә язмасын. Андый авырлыкка дучар булган ата-аналарга Аллаһы Тәгалә бу кайгыларны кичерергә, үткәрергә үзе ярдәм итсен, — диде Ленар Рафак улы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев