Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

СТАРШИНА РУСЛАН КОРНИЧУК: Раил яшь гомере белән түләде, хәрби дусларын саклап һәлак булды (фото һәм видео)

Раил Надриев Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә 2021 нче елда хәрби хезмәткә китә. 2022 нче елның августыннан контракт нигезендә хәрби операциядә катнаша. Ни кызганыч, райондашыбызга бик кыска гомер язылган, 16 сентябрьдә махсус операция барышында Раил Марсель улы батырларча һәлак була.

       

           Хәрби операция башланнан соң Актаныш районы 3 асыл ир-егетен югалтты. Аларның икесе Мари Суыксуы авылында туып-үскән батырлар. Сергей Мосолов 26 нчы апрельдә хәрби хәрәкәт вакытында һәлак булса, 26 нчы сентябрьдә Раил Надриев махсус операция вакытында шәһит китте.

       Бүген көндез авыл халкы, мәктәп укучылары республика-район җитәкчелеге катнашында Раил Марсель улын соңгы юлга озату мәрасиме булды. 

         

   Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Раилнең батырлыгы- мәңгелек дип, аның якыннарына авыр кайгыны күтәрерлек сабырлык теләде:

-      Бүген сүз сөйләү дә авыр. Ир-егетнең бурычы- Ватанны саклау, гаиләне, балаларның иминлеген саклау. Раил дә үзенең чын ир-егет, Ватанга. гаиләсенә тугрылыклы ир-егет икәнен раслап безнең арадан китте. Бу авыр югалтуны кичергән аның гаиләсенә, туганнарына Аллаһ җиңеллек бирсен. Аның батырлыгы-мәңгелек.

      

       Татар Суыксуы авылындагы Бөек Җиңүгә багышлап төзелгән обелиск янындагы менә икенче тапкыр матәм митингы уза. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Раил Надриевның якыннарының кайгысын уртаклашырга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да кайтты, ул бу матәм чарасында Мари Суыксуы авылының ныклыгы чагыла дип бәяләде.

- Бүгенге кайгы мәрасимендә авыл яшьләрендә ватанпәрварлек, илебезгә, дәүләтебезгә намуслы хезмәт итү хисләре тәрбияләү ачык күренә. Татарстан Президенты исеменнән актанышлыларга, авылдашларга һәм Раилнең якыннарына түземлек телим.  Без бердәм, нык булганда дошманнарны җиңәрбез,-диде Альберт Галимҗан улы. 


     

           Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов үз чыгышында Раил Надриевның чын сугышчы-солдат икәнлеген билгеләп узды:

 

- Без, безнең балаларның алдагы тормышы аяз күк йөзе астында узсын өчен ул батырларча һәлак булды. Дөреслек безнең якта булыр, без җиңәрбез, -диде Ленар Сәмигулла улы. 

       

          Раил Надриев 52162 нче хәрби часть составында махсус операциядә катнаша. Аны соңгы юлга озатырга хәрби дуслары кайткан иде. Танк ротасы старшинасы Руслан Корничук Раил Надриевның чын ирлек һәм батырлык күрсәткәне өчен,  һәлак булганнан соң "За мужество" ордены белән бүләкләнүен әйтте: 

 

- Бүген безне зур югалту бергә җыйды. Раилне соңгы юлга озатабыз. Ул чын дус, ачык йөзле, энергияле егет иде . Безнең кораллы көчләр 77 ел узгач та Украинада хәрби операция вакытында нацизм белән көрәш алып бара. Раил әлеге операциядә үзен корбан итте, иң кыйммәтле байлыгы- яшь гомере белән түләде, җаны-тәне белән иптәшләрен саклап  һәлак булды. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.  Нык булыгыз, түземлек сезгә,- диде Руслан Васильевич.

       Раилнең әтисе Марсель абый бүгенге кайгылы чарада үзен батырларча тотты. Йөрәгеннән кан тамганда да Раил белән сауллашу сүзләрен лаеклы төстә әйтә алды:

 

       - Раил, улым! Син туган көндә мин дөньяда иң бәхетле кеше идем. Мин синең акыллы, көчле, гадел кеше булуыңа ышандым. Хәзер синең яныңда басып торганда синең белән горурланам. Син минем хәтеремдә яшь, чибәр булып сакланырсың. Фашизм белән көрәшүче егетләргә тизрәк җиңеп , исән-сау булып илгә кайтуларын телим.

          Митинг тәмамланганнан соң Раил Надриевны туган-үскән нигезенә алып кайттылар.

Ишегалдында якыннары, сыйныфташлары, дуслар-туганнары, аның батыр йөзе белән саубуллашканнан соң Раил Мари Суыксуы авылы зиратына җирләнде. 


Безнең досье: Надриев Раил Марсель улы 2002 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Мари Суыксуы авылында туган.
2009 елда Мари-Суыксу урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 2018 елда мәктәпне тәмамлагач, Актаныш технология техникумында белем ала. 2021 елда уку йортын уңышлы тәмамлап тракторист-машинист дипломына ия була.
2021 елның 21 ноябрендә армия сафларына алына. Түбән Новгород өлкәсенең 1 нче танк армиясендә рядовой булып хезмәт итә. Хәрби вазыйфасы: электрик.
2022 елның 20 августында чакырылыш буенча хәрби хезмәтне исәпкә алып, 2 елга контракт төзи.
2022 елның 16 сентябрендә махсус хәрби операция барышында һәлак була.
Надриев Раил Марсель улына тиздән 20 яшь туларга тиеш иде.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

2

10

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев