Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

«Без бергә!» хәйрия концертында махсус хәрби операциядә башын салган 16 райондашыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар

Актаныш районыннан махсус хәрби операция башланганнан соң 106 егетебез мобилизация белән, 48 егет контракт белән Ватаныбызны неонацизм тарафдарларыннан яклауда катнаша. «Без бергә!» хәйрия концерты нәкъ менә шушы егетләребезгә ярдәм йөзеннән узды. Оештыручылар әлеге чарага район җитәкчелеген дә чакырган иделәр.

Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев әлеге чараның күңелгә үтеп керә торган булуын әйтте.

-Илебез өчен хәлиткеч еллар! "Миңа кагылмый", дип читтә калучылар да шактый. Җәмгыятькә иң олы зыян китерүче -битараф кеше. Әмма зур күпчелек махсус хәрби операциядәге егетләр белән бер дулкында. Аларның саны көннән-көн арта, халык бер-берсеннән күреп ярдәмләшә,-  диде Илшат Илфат улы һәм махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан дүрт райондашыбызга мөрәҗәгать итте:

 

- Бүгенге тыныч тормыш - бу сезнең батырлык нәтиҗәсе. Сезнең алда баш иябез. Район башлыгы Ленар Зарипов, район халкы һәм шәхсән үз исемемнән сезне үстергән әти-әниләргә олы рәхмәтемне әйтәм!

Әйе, безнең буын утлы сугыш елларын өлкәннәр сөйләвеннән, китаплардан укып бик яхшы хәтерли. Бөек Ватан сугышында миллионлаган Совет кешесе, шул исәптән кечкенә генә Актаныш районыннан 20 меңнән артык кеше һәлак булды. Әфган җирендә 6 егетебезне югалттык, берсе турында әлегәчә хәбәр юк, батыр солдатыбыз билгесез югалганнар исемлегендә. Инде башка сугышлар булмас, дип яшәгәндә, мәҗбүри диярлек армия сафларыннан байтак егетебезне Чечнядагы хәрби хәрәкәтләргә керттеләр. Әлеге яуда бер егетебез шәһит китте. Барлык батырларыбыз хөрмәтенә, аларның истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләр, обелисклар куелган. 

 1, 5 ел дәвам иткән махсус хәрби операциядә 16 лачындай егетебез башын салды. Аларның 12 се Актаныш районында туып-үскәннәр, калганнары чыгышлары белән Актаныш ягыннан. "Без бергә!" хәйрия концертында әлеге батырларыбызны барлык тамашачылар аягурә басып бер минут тынлык белән искә алды. Видеоязмада бу батырларның фотолары бер-бер артлы күрсәтелеп торды. 

Сугыш эчендә кайнаган егетләребез, госпитальләрдә дәваланучы солдатларыбыз исә үзләренә ярдәм күрсәткән райондашларга, волонтерларга рәхмәт хисләрен белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев