Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бүген Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә Уръядыда һәйкәл ачылды

Уръядыда бүген Бөек Ватан сугышында илебезне, җиребезне саклаган, тылда бар көченә тырышкан авылдашлар, сугыш чоры балалары, башка сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

                    Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә әлеге тантананың узуы шатлыклы да, куанычлы да. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында авылдан 52 ир-егет кулына корал алып, Туган илебез өчен көрәшкә күтәрелә. Шуларның 30-ы яу кырында ятып калган, бары 22-сенә генә туган авылына кайту насыйп була. Моңа кадәр авылда Ватан алдында шәһит киткәннәрне искә алу урыны булмаган. 


                 Күҗәкә җирлегенең кече авылында бүген нибары 12 кеше яши. Ләкин Уръядыда туып-үскәннәр төп нигезне онытмый, яшел чирәмле, саф һавалы авылны сагынып кайтып йөриләр, “Авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл ачарга иде!”, дип ватсап төркемендә хәбәр җибәрүгә көн эчендә 80 мең сум акча җыйнап куюлары да мактауга лаек. Күҗәкә җирлеге башлыгы Илдар Мусин авылдашлар фикеренә юнәлеш бирә, үзара салым акчаларын да истәлекле урынны булдыруга тоталар


 

-    Уръяды авылы халкы бик актив. 2020 елда авылдашлар 100 мең сум акча җыеп, зират коймаларын яңартты. 2021 елда һәйкәл төзү өчен 120 мең сум акча тупланды. Рәсимә Госманова, бертуган Рәшит һәм Рәдис Низамовлар инде байтак еллар алдан ук һәйкәл булдыру нияте белән йөрделәр, алдан ук  шушы максаттан акчалар җыйнала башлаган иде. Авылдашыбыз “Ремстройдом” оешмасы җитәкчесе Альберт  Галимов бик ярдәм итте. Аның оешмасы шушы һәйкәлне 9 май бәйрәменә өлгертте,- дип, һәйкәл төзелеше турында сөйләде авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин. 


                   Уръядылыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев килгән иде. Илшат Илфат улы кечкенә генә авылның олы йөрәкле авыл халкына район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде. 


          -    Бу һәйкәл авылның, авыл халкының тарихын сыйдырган объект. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының исемнәре язылган. Кайбер зур авылларда да мондый эшне башкарып чыга алмыйлар. Ә сез беркемнән ярдәм көтмичә, бердәм булып һәйкәл күтәрдегез. Бу һәйкәлнең әһәмиятен еллар узгач тагы да ныграк аңларбыз,- диде Илшат Габделхәев авыл халкын, кайткан кунакларны Җиңү көне белән котлап.


                   Һәйкәл ачу тантанасына килгән кунаклар, авылдашлар чыгыш ясап, бу истәлекле көн уңаеннан изге теләкләрен җиткерделәр. Киләчәктә дә бердәм булып, бергә аралашып, туган нигезне, туган авылны саклап, очрашып яшәргә сүз куештылар. 


                  Һәйкәл бакчасына керә торган капканы тоташтырып торган кызыл тасмалар киселгәч, район, авыл җирлеге җитәкчеләре, аннан бәйрәм кунаклары кызыл канәферләрне батырлар исеме язылган стела янына салдылар. Һәркем исемлектән үз әти-әнисе, әби-бабасы,  якынының исемен эзләп тапты, күз яшьләре аша изге дога сүзләрен күңеленнән кабатлап, тыныч тормыш бүләк иткән өчен изге теләген, бүгенге көн өчен бик тә актуаль сүзләрне кабатлады: “Берүк илебездә тынычлык булсын!”

                  Бәйрәмне Күҗәкә мәктәбе укучылары концерт программасы белән дәвам итте.

Видеомизгелләр "Актаныш-информ"ның телеграмм-каналында!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев