Актаныш

БҮГЕНГЕ БРИФИНГТА:Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек хакында

Актаныш районы Башкарма комитетының кече утырышлар залында район башлыгының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә чираттагы брифинг үтте. Ул районыбызның җирлекләрендә, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек эшләре турында булды. Биредә район мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, агарту бүлеге мөдире Назил Латыйпов, “Игелек үзәге” җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова һәм “Актаныш-информ” матбугат хезмәткәрләре катнашты.

                                            Көн тәртибенә куелган сораулар буенча чыгышлар яңгырады, килеп туганнарына – тулы җаваплар булды. Актаныш районында әлегесе вакытка 7 ветеран исән-сау. Ләйсән Фоат кызы билгеләвенчә, аларга бәйрәм көннәрендә гына түгел, ә даими ярдәм күрсәтү бара, кирәк очракта профилакторияләргә юлланма каралган. Социаль яктан хезмәт күрсәтү мөмкинлекләре дә уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Бөек Ватан сугышы ветераннарыбыз Богады, Киров, Яхшый, Татар Ямалысы, Күҗәкә, Татар Суыксуы җирлекләрендә яшиләр. Алар турында киләсе мәкаләләрдә, материалларда яктыртырбыз әле. Тимурчылык яки волонтёрлык хәрәкәте дә Актанышта яхшы уңышлар белән генә эшләп килә. Яшь буын бу юнәлешкә дә олы игътибар юнәлтә. 


                                            Районда 47 сугыш яугиренең тол хатыннары бар, шулай ук 6 тол хатыннары Япон сугышы ветераннарыныкы. Тыл ветераннары – 268 әби-бабайлар. Соңгы елларны сугыш чоры балалары да ныклап игътибар үзәгенә куела, хөрмәт тә арта. Бездә алар 1712 тәшкил итә. Аларга ярдәм итү, проблемалары булган очракта–чишү юлларын табу буенча яшел ут яна! Бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәләрен, күчтәнәчләр тапшыру 7-8 майларга тиклем дәвам итәчәк.
Сәнгать, мәдәният өлкәсендә дә агымдагы елда Җиңү көнен үткәрүдә шактый күләмле үзгәреш көтәчәк!

Назил Назыйф улы:


Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлекләр инде башланып китте. Авылларда чисталык өмәләре гөрләп узды. Агачлар утырту, георгий тасмасы акцияләренә, обелискларны, һәйкәлләрне тәртиптә тоту эшләренә дә халык зур теләк белән кушыла. 8 майда һәрбер җирлектә тематик чаралар үтәчәк, алар 64 авыл мәдәният учагы тарафыннан әзерләнә. Ә инде 9 май көнне – үзәк стадионда парад, концерт программаларыннан, җыр-моң бәйгеләреннән торган тамаша исәптә. Гадәттәгечә солдат боткасы авыз итү мөмкинлеге дә булачак. Үлемсез полк акциясе биредә башланып китеп, Вахитов, Ленина урамнарын үтеп, хакимият бинасыннан Юбилей урамына борылачак һәм Җиңү паркына барачак. Кич белән үзәк стадионда янәдән концерт һәм салют оештыру гамәлдә. Әлбәттә, бу 2нче төрле формат, яңача! Яңа үзгәрешләр белән матур үткәрергә язсын!

Раниза Минҗан кызы:

Патиротик рухтагы эшчәнлек райондагы бөтен белем бирү учреждениеләрендә ел дәвамында бара. Ветераннарга – балаларның иҗади бүләкләре, йорт һәм бакча эшләрендәге ярдәмнәре дә мөһим. Күмәк иҗади һәм спорт чаралары булдырыла, “Аҗаган” шундыйлардан. Уку йортларында һәр иртә РФ һәм ТРның гимнарын яңгыратудан башлап флагларын күтәрү, Ватанпәрвәрлек буенча иртәнге линейкалар ясала. Россия күләмендәге “Җиңү тәрәзәләре”, “Хәтер шәме”, иҗади конкурслар да булдырылып тора.


                                           Бөек Ватан сугышы елларындагы каһарманнарыбыз, тылда хезмәт салган якташларыбыз, бу аяусыз вакыт бала-чагасы да безнең горурлыгыбыз булып тора. Һәркайсы алдында хөрмәт белән баш иеп, һәммәсенә дә рәхмәт белдерү – безнең изге бурыч! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: