Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бөек Ватан сугышы ветераны Имамов Сәрдәр Имам улы: 1911-1989

Имамов Сәрдәр Имам улы 1911 елда Актаныш районы Теләкәй авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлану белән, 1941 елның 22 июнь кичендә хәрби хезмәткә алына.


Сугыш башланганчы Мәскәүдә кооперация училищесын тәмамлаган егет районның иң укымышлы кешеләренең берсе булган. Шуңа күрә фронтка да иң беренчеләрдән чакырыла һәм
Сәрдәр Имамовны Казанның танк училищесына укырга җибәрәләр. Әмма күзләре ерактан начар күргәнгә, танкист өчен яхшы күрү кирәк дип, 15 көннән соң Суслонгер лагерена озаталар. Сәрдәр абый 1942 елга кадәр шунда өйрәнүләр уза. Тылда калган хатыны Бикә апа, тагын ике хатын-кыз белән ирләренең хәлен белергә Суслонгерга юлга кузгала. Үзләре белән ике ипи, ике каз пешереп ат арбасына йөкләрен салалар, үзләре арба янәшәсеннән җәяүләп атлап хәрби әзерлек лагерена барып җитәләр.
Сәрдәр абыйның улы Илдар абыйның әйтүенә караганда, шушы күчтәнәчләр Сәрдәр абыйны исән калдыра. Хатыны кайтып китүгә Сәрдәрне фронтка җибәрәләр.

Бөек Ватан сугышы чорында төрле фронтларда Сәрдәр Имамов хәрби кораллар складларын саклый. Бу мөһим объектларны фашистлар даими утка тота. Инде сугыш тәмамланды дигәндә генә шундый бәрелешләрнең берсендә кызылармияче якташыбыз нык кына яралана. Сәрдәр Имам улы 1945 елның 13 ноябрендә “Сугышчан хезмәтләре өчен” медаленә лаек була. 1985 елда II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” һәм башка юбилей медальләре бар.

Тыныч тормышта Сәрдәр һәм Бикә Имамовлар Актаныш авылында төпләнеп биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның хәзерге көндә ике улы, бер кызы исән-сау. Балалары, оныклары, оныкчыклары батыр йөрәкле бабаларының истәлеген кадерләп саклыйлар.

#МойГеройМояСемья

#АктанышМинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев