Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бүген Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг узачак

Бүген, 22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

Актаныш төбәгеннән 22 меңнән артык райондашыбыз илебез азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелә. Авылларда ирләрен, улларын, әтиләрен сугышка озаткан хатыннар, әбиләр, бабайлар, балалар «Барысы да фронт өчен!» шигаре астында көнне-төнгә ялгап басу-кырларда икмәк үстерә, төн йокыларын калдырып газизләренә йон оек-бияләйләр бәйли, авызларыннан өзеп ит-сөт продукциясен сугышчыларга озата. Бөек Җиңү алып килгән батырларыбызның нибары ун меңләбе генә исән-сау туган җиребезгә кайта алды. 

Бүген 10.00 сәгатьтә Актанышның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг узачак. Батырлар рухын бергәләп искә алыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев