Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бүген иртән Актанышта 6 егетне өлешчә мобилизация кысаларында хәрби чакырылышка озаттылар

Аларга чакыру кәгазьләре кичә, ягъни 28 октябрь көнне бирелгән иде. Төнгә каршы йөрмәс өчен, озатуны иртән оештырдылар.

Кичә кичтән, РФ оборона министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизациянең рәсми рәвештә тәмамлануын искәрткән иде.
300 мең кешене өлешчә мобилизацияләү бурычы үтәлде. Хәрби комиссариатлар үз теләкләре белән махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдерүчеләрне генә җыюны дәвам итәчәк дип хәбәр итте "РИА Новости" министрның сүзләренә сылтама белән.

Шуның белән тәмам, башка кабатланмас дигән өметтә калып, киткән райондашларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Алар чын мәгънәсендә безнең горурлык. Чакыру килгәч, ике уйламый, үз хәрби антларына, нацизм белән көрәшкән ата-бабаларыбызның рухына тугры калып, илебезнең, якыннарының тынычлыгы өчен алга куелган бурычларны намус белән үтәп кайтырга дип юлга чыкты алар.


 Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

5

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев