Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бүген чик сакчылары көне: Яшел беретлылар истәлекле көндә автойөрешкә кузгалды

28 май көнне Россия чик сакчылары, Хәрби хезмәткәрләр һәм чик буе гаскәрләренең ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

                Актанышта да чик сакчылары үзара аралашып, очрашып яши.

Узган ел чик сакчылары үзара берләшеп, Татар Ямалысы авылында илебез чикләрен намус белән саклаган солдатлар хөрмәтенә стела ачты. Быел исә чик сакчылары районыбызның Җиңү паркына җыелды.

Ватаныбызны саклап хәрби хезмәтләрен үтәгәннәргә атап куелган стелага чәчәкләр салу булды. Соңыннан ветеран солдатлар  автойөрешкә кузгалды. Автойөреш Актаныш- Шәрип- Иске Кормаш-Татар Ямалысы авыллары маршруты буенча узачак. Аңа кадәр яшел беретлылар озак еллар чик сакчыларының лидеры булган хәрби хезмәттәшләре Илшат Измайлов яткан зиратка барып каберенә чәчәк гөлләмәләре салачаклар.


           Чик буе гаскәрләре көне РФ Президентының 1994 елның 23 маендагы 1011 номерлы Указы белән «Россиянең һәм аның чик буе гаскәрләренең тарихи традицияләрен торгызу максатларында " билгеләнгән.

           Чик сагында торучыларны, чик буе гаскәрләренең ветераннарын бәйрәм белән котлыйбыз! Исәнлек, гаиләрегезгә иминлек, муллык, бәхет телибез.

Илебезнең күге һәрвакыт аяз булсын, безнең чикләрне дошман үтеп кермәсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев