Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Десантчы әнисе Гөлшат Кузьмина- Улым белән бик горурланам!

Гөлшат апаның районда уздырылган Десантчылар көненнән бер дә калганы юк.

                  Олы улы- Рәмзиле Һава десанты гаскәрләрендә  хезмәт итеп кайтканнан соң ел саен 2 август ана кеше өчен зур бәйрәм.


-    Улым Рәмзил 2011 елда хәрби хезмәткә алынды. Казанда хәрби комиссариатта 12 Актаныш егете арасыннан һава десантына сайлап алдылар аны. Улыңны армиягә озату әни кешегә бик авыр. Мин аны ике тапкыр кичердем. Рәмзил Приморье өлкәсендә, кече улым Мәскәү янында хезмәт итте. Улларымның солдат хезмәтендә булулары белән бик горурланам. Ә Рәмзил хезмәт иткән десант гаскәрләре минем өчен аеруча якын. Чөнки Һава десанты гаскәрләре- иң көчлесе, илебезнең терәге,- дип фикерләре белән уртаклашты Гөлшат апа Кузьмина. 


             

            Солдат улларын тын-сулышы белән көтеп алган Гөлшат апа һәр егет армия сафларында хезмәт итәргә тиеш, дип саный. Киләчәктә оныкларының да хәрби юлны узуын тели. Шәт шулай булыр да.

Реклама

              Бүген Җиңү паркында Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбызның очрашуына Кузьминнар гаиләләре белән килгән иде. Әле тәпи генә йөри башлаган Артем әтисенең десантчы икәнен күрсәткән футболка кигән, Рәмзилнең хатыны Азилә дә Гөлшат апа кебек иренең бәйрәмен көтеп ала. 


-    Һәр егет солдат итеген киеп карарга тиеш дип уйлыйм. Бернәрсәсе дә юк аның. Элек-электән армиядә булу егетлек санала. Улымны да кечкенәдән шушы бәйрәмгә алып киләм. Мин хезмәткә алынганда армия вакыты бер елга гына калды. Приморье өлкәсенең Уссурийск шәһәрендә Һава десантындагы хезмәтем күз ачып йомганчы үтте дә китте. “Попал ВДВ- гордись, не попал-райдуйся”, дигән сүзләр бар бит. Паршюттан бер тапкыр гына сикерсәм дә, десантчы булуым белән бик горурланам. Десантчылар алар җир йөзенең тынычлыгын саклаучылар. Барлык десантчыларга бүгенге бәйрәм уңаеннан  озын гомер, сәламәтлек телим. Күк йөзебез аяз , илебез тыныч булсын,-дип яшьләргә нәсыйхәтләрен җиткерде десантчы Рәмзил Кузьмин. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” Һава десанты гаскәрләре көне