Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Ерак бабам - горурлыгым!

Ерак бабам Габдулла Якуп улы Якупов 1917 елда Актаныш районы Бикчәнтәй авылында туып үсә. 1938 елда ул армия хезмәтенә алына. 1938-1940 елларда Халкин-Гол күле янында, Сахалин һәм Курил утрауларында яшерен операцияләрдә катнаша. Ул чорда Көньяк Сахалин японнар кулында була.

 

Бабам армия хезмәтеннән кайта алмый, аны Бөек Ватан сугышына алалар. 1945 елның август аенда ул Япон сугышына эләгә, туган якларына бабам сержант булып  1946 елда гына кайту бәхетенә ирешә. Ерак бабам 8 ел гомерен армия хезмәтендә һәм сугышларда катнашып уздыра.

 Сугыштан соңгы чорда авылда төрле җаваплы эшләр башкара: хисапчы, бригадир, амбар мөдире, комбайнчы. Өстәвенә, бик оста итекче була. Ерак әбием Нәсимә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Ләкин сугышта алган яралар һәм каты авыру бабамны бик яшьли - 55 яшендә якты дөньядан алып китә.

Бабамның бик күп орден-медальләре әбиемдә сакланаМин ерак бабам белән горурланам.  

 

Инсаф Газизов

Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең

Яшь хәбәрче” түгәрәге укучысы

#МойГеройМояСемья

#АктанышМинемГеройМинемГаилә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев