Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

«Форпост» активистлары Ленинград блокадасы өзүнең 80 еллыгына багышланган акция уздырды

Бүген Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале көннәренең берсе- Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел. Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм канга манчылган, тик алар арасында аеруча куркыныч вәхшилек мисаллары сәхифәләр бар.

 Ленинград блокадасы 
 ачы күз яшьләре һәм канга манчылган 872 көн ул. 1944 елның 27 гыйнварында гитлерчыларның каты каршылык һөҗүмен җиңеп илебез гаскәрләре Ленинград камалышын өзүгә ирешә. 

 Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ленинградта сугышчан эш кайный башлый. Зур әһәмияткә ия объектларны, һәйкәлләрне каплыйлар, күп кенә завод-фабрикаларны, музей кыйммәтләрен илнең көнчыгышына озаталар. Сугыш башланып, бер атна үтүгә, ун эшелонда 235 мең бала шәһәрдән чыгарыла. Июль – август айларында эвакуацияләнгән халык саны 1 миллионга якынлаша. Шулай булса да, шәһәрдә 2,5 миллион кеше торып кала. Алар шәһәр оборонасын ныгыту эшләрендә катнаша: танкка каршы 625 километр озынлыгындагы чокыр, 400 километр эскарп, меңләгән дот һәм дзот, шәһәр эчендә 35 километр баррикада төзиләр. Июль башыннан Гитлер Ленинградны алу өчен 300 мең солдат һәм офицер, 600 орудие, 5 000 миномет, 1 000 танк, 1 000 самолет җибәрә. Август азагында немецлар өлкәнең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (хәзерге Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала.1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана. 

    Ай буена барган каты сугышлардан соң, безнекеләр дошманнарның һөҗүмен туктаталар. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит - 30-35 көнгә, май - 45, шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калган була. Ладога күлендә көзге навигация тукталгач, хәлләр тагын да кискенләшә. Башта ат олаулары (боз ныгып җитмәгән була), аннан автомашиналар белән ленинградлыларны азык-төлек, корал белән тәэмин итә башлыйлар. Бу юл тарихка “Яшәү юлы” дигән исем белән кереп кала.Ләкин алда-29 ай, 900 көн... Тарихта бик күп шәһәр һәм крепостьларны саклау үрнәкләре булса да, 900 тәүлек буена каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән бер генә мисал да юк. Җир шарында җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән бер генә шәһәр дә юк. 1943 ел блокада боҗрасын өзгән ел булып тарихка кергән. 12 гыйнварда Ленинград һәм Волхов фронтлары, шәһәрнең көнчыгыш ягында (Ладога күле яклап) бергә кушылып, барлык көчләрен һөҗүмгә юнәлтәләр. 18 гыйнварда блокада чылбыры өзелә: ул 12 – 15 километр араны тәшкил итә.Дәүләт оборона комитеты азат ителгән җир буйлап тимер юл сузарга карар итә. Нева һәм Назия елгаларыннан ике күпер чыгасы 36 километр озынлыгындагы юлны 10 көн эчендә өлгертәләр. 7 февральдә яңа юлдан беренче поезд килә.Гитлерчыларның зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, 1944 елның 14 гыйнварында гаскәрләр һөҗүмгә күчә. Канкойгыч сугышлар 15 көн буена бара. 27 гыйнварда безнең гаскәрләр 324 орудиедән салют биреп, Ленинградны азат иткән тарихи җиңү турында бөтен дөньяга хәбәр ирештерәләр. Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Ләкин үлүчеләр аларның саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр. Менә икмәкне өлкән буын кешеләре нигә бик кадерлиләр икән...

 "Форпост" активистлары райондашларыбызга әлеге фаҗигале чор турында сөйләп Совет солдатларының батырлыгы, Ленинград халкының утлы боҗрадан нинди югалтулар бәрабәренә исән калуын аңалаттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев