Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Горурлыгыбыз чиксез: Актанышта Бөек Җиңү бәйрәме

Бүген районыбыз халкы кадерле, изге бәйрәмебез- кешелек дөньясының изге,иң шатлыклы, тарихи Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә. Бу көннәрдә Җиңү төшенчәсе аеруча зур кыйммәткә ия. Илебезнең, районыбызның, туган авылыбызның асыл егетләре неонацизмга каршы вакытлыча хәрби операциядә көрәшә.

          Райондашларыбызның актив рәвештә гаиләләре, балалары,оныклары белән Җиңү бәйрәмендә катнашуы илебезне фашист илбасарларыннан азат иткән яугирләр алдында баш ию, алар белән горурлану, тылда бар көчләренәчә фидакарь  хезмәт куйган хатын-кызлар, әби-бабайлар, балаларга олы рәхмәт хисләре белдерү дә ул.

          Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт ветераныбыз әле дә исән-сау булып Җиңүнең 78 еллыгын каршы алды. 

             Райондашларыбызны олуг бәйрәм белән Актаныш район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исеменнән район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде. 

- Районыбыз җирлекләре Җиңү бәйрәменә зур әзерлек белән килде. Халык бердәмбулып хезмәт куйды, һәйкәлләр, парклар төзекләндерелде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре вакыт белән исәпләшмичә кырларда тырыш хезмәтләрен куйды. Бу сугышның кайгылы җиле кагылмаган бер генә гаиләдә юктыр. Җиңү көне -уртак хәтер көне. Батырларыбызны онытмау, һәлак булганнарны данга күмү, исәннәр турында кайгырту безнең бурыч,- диде Ленар Рафак улы үзенең котлау чыгышында. 

            Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү бәйрәме мөрәҗәгатен районыбызга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин алып килгән иде. Альберт Галимҗан улы үз исемннән дә котлауларын ирештерде. 

           Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов Ватан алдында изге буручын үтәгәндә шәхит киткән батырлар рухына бер минут тынлык игълан итте. Имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин изге дога аятьләрен багышлады. 

       Районыбызның уку йортлары- Актнышның беренче һәм икенче мәктәпләре,Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, кадет-интернат, технология техникумы егетләре һәм кызлары Әыганстанда хәрби бурычын үтәгән ветераннар белән хәрби парадта узды. Бөек Җиңү паркы каршындагы мәйдан чын-чынлап туган илебезнең куәте-көче, халкы белән горурлык мәйданына әверелде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң Җиңү паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә, Актаныш районында туып-үскән биш Советлар Союзы Геройларының, Әфганстан,Чечня,башка сугыш операцияләрендә һәлак булган якташларыбызның һәйкәл стелаларына веноклар,чәчәк гөлләмәләре куелды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев