Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Җиңү көне һәрвакыт бөтенхалык бәйрәме булып сакланачак

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!

                                                            Без быел Бөек Ватан сугышында яуланган Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгелибез. 1418 көн һәм төн дәвамында барган әлеге сугыш – илебез тарихында иң тетрәндергеч тарихи вакыйга ул. Бу бөек бәйрәмне илебез халкы белән беррәттән прогрессив дөнья җәмәгатьчелеге дә киң билгеләп үтә. Бөек Җиңү көне – һәммәбез өчен дә иң якты, иң кадерле, иң изге, кайнар канга һәм күз яшьләренә манчылган бәйрәм. Ул безнең данлы үткәннәребезнең бер чагылышы, уртак горурлыгыбыз да. Данлыклы Кызыл Армиябез җитмеш җиде ел элек иң заманча коралланган, ярты Европа икътисадын үзенә буйсындырган куәтле фашистик Германияне тез чүктереп, Җиңү яулаган көн дә. Дәһшәтле сугыш һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә урап үтмәде. Киләчәккә матур планнар корып, тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып  килде.

Реклама

                                                            Миллионлаган ватандашларыбыз яу кырларында дошман белән йөзгә-йөз килеп алышты, шулай ук миллионлаганнар үз-үзләрен аямыйча тылда Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтте. “Барысы да – фронт өчен! Барысы да – Җиңү өчен!” дигән уртак лозунг яшен-картын берләштерде, Җиңү таңын якынайтуга өлеш кертте. Бердәмлек һәм татулыкның, уртак максат белән берләшеп тырышуның күркәм нәтиҗәсе – Бөек Җиңү көне әнә шулай олы корбаннар, фидакарьлек өлгеләре белән яулап алынды. Илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм чумасыннан коткарган 1945 ел ның Җиңүле языннан ераклаша барган саен халкыбызның уртак батырлыгы, ныклыгы турында хәтер сүрелми, киресенчә, яңара, аның бөеклеге арта гына бара. Илебез халкының каһарманлыгы елъязмасында чакмагышлылар да лаеклы урын били. Ун меңнән ар тык батыр ир-егетләр һәм хатын-кызларыбыз фронтларда корал тотып илебез азатлыгын яклады, аларның яртысыннан күбрәгенә туган якларын кайтып күрү насыйп булмады. Күкрәкләрен тутырып орден-медальләр чыңлатып исән кайту бәхетенә ирешкәннәрнең сафлары да елдан-ел кими бара. Олы батырлыкның тере шаһитлары, һичшиксез, зур дан һәм хөрмәткә лаек. Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт салган якташларыбыз да безнең горурлыгыбыз булып тора. Һәркайсыгыз алдында хөрмәт белән баш иеп, һәммәгезгә дә рәхмәт белдерәсем килә. Кадерле якташлар! Җиңү көне һәрвакыт бөтенхалык бәйрәме булып сакланачак. Ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгы, рухи ныклыгы, намуслы хезмәте, фидакарьлеге бездән соңгы буыннарга да лаеклы үрнәк булачак. Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән ихлас котлыйм! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле имин тормышта бәрәкәтле озын гомер, тыныч күк йөзе телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан татмедиа Район яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Акттаныш районы