Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Якташыбыз, «Алга» батальоны хәрбие Айрат Гайнетдиновның батырлыгы халык хәтереннән мәңге җуелмас (фото һәм видео)

Бүген Чәчер авылы халкы кайгылы мизгелләр кичерә. Шушы кечкенә генә авылның яшел чирәмендә тәгәрәп үскән Айрат Миңледөлфәт улы хәрби хәрәкәттә һәлак булып, гәүдәсен туган якка алып кайттылар.

               Айрат Гайнетдинов белән саубуллашу мәрасиме аның якын бабыкае- Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Мөхәммәдиев рәсеме төшерелгән һәйкәл янында узды.


 

               Гайнетдин бабай уллары, оныклары тыныч тормышта яшәсен өчен Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле Курск дугасы янындагы бәрелешләрдә-зур танк сугышында катнаша, аның батырлыгы Кызыл байрак ордены белән бәяләнә. Ни кызганыч, Гайнетдин Мөхәммәдиевнең уллары, кызларына гына илебезнең тыныч, матур тормышы язган икән.

       Оныгы Айрат, бабасы кебек үк, хәрби чорда үз-үзен аямый. Украинадагы хәрби хәрәкәткә контракт нигезендә китә.

Стратегик билгеләнештәге hакета гаскәрләрендә хезмәт итә. "Әти, барысы да яхшы була, курыкма!" ди ул "Алга" батальонына язылганда.

        Тукай районы Сосновый Бор авылыннан, Чаллы шәһәреннән ике дистәгә якын егет, Татарстанның "Алга" батальоны составында, август аенда хәрби хәрәкәткә кушыла. Украинага киткәнче, алтын куллы Айрат бик күп төзелешләрдә эшли, йортларга, оешмаларга газ-су торбалары кертә.


 

              Ләкин аяусыз үлем 1976 нчы елда туган ир-егетнең гомерен бик вакытсыз өзә. Айрат 25 сентябрьдә һәлак була. Әти-әнисе улларын туган авыллары Чәчердә җирләргә ният кыла. Гайнетдиновларны чәчерлеләр хөрмәтле нәсел, ди.

Авылның бүген дә заманнан артта калышмыйча яшәеш итүендә аларның гаиләсенең өлеше зур. Айрат кечкенәдән Чәчергә кайтып йөри, абыйлары авылның тоткасы, әтисенең абыйсы Флүр авылда мәчет төзегән. Кем уйлаган шулай булыр дип, бүген әлеге Аллаһ йортында Айрат рухына җеназа намазы укылды.

          
           Хәрби хәрәкәт вакытында һәлак булган Айрат Гайнтединовны җирләү мәрасимендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты:

      - Батыр ул үстергән Айратның әти-әнисенә зур рәхмәт! Сезнең алда мин баш иям. Айрат хәрби антына, ата-бабаларыбызның рухына тугры калып, халкын саклап яу кырында шәһит китте,- дип кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.


            Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов исә Айратның Украина территориясендә националистларның чиксез тәртипсезлеге, коточкыч куркынычы, балаларга, картларга һәм хатын-кызларга карата кылган вәхшилеге белән көрәштә һәлак булуын искәртте.  


        Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров "Айратның үлеме Актаныш районы өчен генә түгел, үзе яшәгән Чаллы, әти-әнисе гомер кичергән Тукай районы өчен дә зур югалту", диде. 

 

            Якташ батырыбызның әтисе Миңледөлфәт абый авыр кайгысын эченә йотып,  күз яшьләре аша, улы белән горурлануын, аны соңгы юлга озатырга килгән барлык авылдашларга, җитәкчеләргә олы рәхмәтен әйтте.

Лаеклы ялдагы чал чәчле, газиз баласын югалткан өлкәнебезнең әйткәннәре мәрасимдә катнашкан һәркемнең йөрәген парә-парә телде.

          Кызганыч, хәзер туганнар да шундый кайгылы чараларда очрашырга мәҗбүр. Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов ерак туганын соңгы юлга озатканда һәркемнең күңелендәге "Айратның тар кабере киң, гүрләре якты булсын", дигән теләктә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев