Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары махсус хәрби операциядәге якташларыбызга рәсемнәр ясап хат язды

Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга һәрьяклап ярдәм оештырырга тырышабыз.

Өлкәннәр сугышчыларыбыз тизрәк җиңүгә ирешсен өчен аларга метди-техник яктан зур-зур ярдәмнәр белән булышса, мәктәп укучылары, балалар рухи яктан теләктәшлек күрсәтә. Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары, аерым алганда, уку йортының яшь юл хәрәкәте  инспекторлары бүгенге сыйныф сәгатендә махсус хәби операциядәге якташларыбызга атап хат яздылар.

Әлеге хатлар балалар күңелендәге рәхмәт хисләре белән сугарылган. Укучылар хатларда сугышчы абыйларының Бөек Ватан сугышы чорында немец илбасарлары белән көрәшкән ата-бабаларыбызның эзен дәвам итүләре өчен горурланулары турында язганнар. Язмалар якташларыбызның исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын теләү белән тәмамланган. Сүз-теләкләрне укучылар рәсемнәр аша да сурәтләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев